Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:09

Яшьләрнең экстремист төркемнәре арта


Берәр атна элек Петербургда милләттәшебез Дамир Зәйнуллин вәхшиләрчә үтерелгәч, Азатлык радиосында Бөтендөнья татар конгерссы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ринат Вәлиуллин болай дигән иде.

Илдәге скинхетлар хәрәкәтенең һәм дә вәзгыятнең көчәюенә тагын бер мисал булы тора.

Дөрестән дә, яшьләрләр арасында экстремист төркемнәр бүген күәя бара. Кеше хокукларын яклау буенча Мәскәү бюросында бу хакта доклад әзерләгәннәр. Анда Левада халык фикерен тикшерү үзәге социологлары бүген Русиядә 141 яшьләрнең экстримист төркеме бар. Анда ярты миллионга якын Русия яшьләре көрә. Бу төркемнәрнең күбесе Үзәк, Төньяк көнбатыш, регионнарда регионнарда таралган, аеруча аларның күп өлеше Петербурга туры килә.

Яшьләрнең мондый экстримист төркемнәренә карата Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разиль Вәлиев фикерен тыңлыйк.

Соңгы вакытта Русиядә студентларны, үтерү яисә кыйнау, бигрәк тә чи илдән килгән студентларны кайнау очраклары шактый еш булды. ҺӘм бу турыда бөтен Русиянең матбугаты бик еш язды. Билгеле бу безне дә бик нык борчыды. Без моннан бер ел элек, мондый милләт ара ыгы-зыгылар килеп чыгу, төрле милләт кешеләренә хөҗүмнәр турында сүз алып бардык үзебезнең дәүләт шурасында һәм Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткәгн идек. Әмма бу эшләр әле һаман да дәвам итә. Ни өчен дигәндә Русиядә өзлекле дәүләти милли cәясәт юк. Инде берничә ел Русиядә милли сәясәт турында канун кабул ителми.

Экстримист яшьләр төркеменең күбесе млли нигездә төзелә диелгән бу докладта. Ләкин моннан тыш, әлеге төркемнәрнең футбол командаларының һәм билгеле бер музыка юнәлеше фанатлары оештарган очраклар да күзәтелә. Мәсәлән шундыйлардан “Гладиматорлар”, “Суппорте”, “Ак – зәңгәр – су динамитлар”, “Меттал корозисе”, “Шопшәләр”, һәм башка шундый сәер-сәер исемле төркемнәр бар. Аларга 13 дән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләр керә.

Левада халык фикерен тикшерү үзәге әлеге мәсьәлә буенча чан сукса да, Русиядә бу проблемага әллә ни игътибар бирүче юк. Күптәнтүгел Петербурда булган татар егете белән бәйле хәлләрне дә Федераль матбугат бер дә яктыртмады. Әмма шулай да чирен яшергән үлгән диләр бит, шуңа да әгәр Русиядә бу чир бар икән, белгечләр аны яшерергә түгел ә аның белән көрәшгергә чакыра. Тик моны аңлаучылар гына аз бүген. Фикерне Разил Вәлиев дәвм итә.

Дөньядагы алга киткән илләр, демократик илләр һәрчак үз гражданнары өчен борчыла. Шул илләрнең бер генә гражданины ниндидер авыр хәлдә кала икән, аңа бөтен дөнья шаулый. Бездә дә бу татар егете Русия гражданины буларак шушындый ук реакця булыр дип көткән идек. Ни кызганыч бүгенге көнгә кадәр бу юк. Мин инде төрле оешмаларга да мөрәҗәгать итеп карадым, әмма бүгенге көнгә кадәр аңа җавап ала алганым юк. Билгеле без һичшиксез моңа үз мөнәсәбәтебезне белдерергә тиешбез,чөнки Татарстан конституциясенең 14 маддәсендә Республика читтә яшәгән гражданнарына ярдәм итәргә тиеш диелгән.

Кеше хокукларын яклау буенча Мәскәү бюросында җитәкчесе Александр Брод фикеренчә соңгы 10-15 елда яшьләрнең экстремист төркемнәренә каршы бернинди дә канун кабул итү каралмаган. Шуңа да бүген яшьләр көннән –көн аза бара.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG