Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Укртатнафта ширкәте өчен көрәшне дәвам итә


Татарстан белән Украина арасында Кременчуг шәһәрендәге нефть эшкәртү заводы белән идарә итүче Укртатнафта берләшмәсе тирәсендәге низаг инде шактыйдан дәвам итә. 1994 елда булдырылган Укртатнафтаның күпчелек акцияләре белән Татарстан идарә итә иде – акцияләрнең 29 проценты Татарстан хөкүмәтендә, 9 процент тирәсе Татнефть ширкәтендә, 18дән бераз гына артыгы исә әлеге ширкәткә якын булган AmRuz һәм Sea Group компаниясе милкендә булды. 43 процент акцияләр исә Украинаның Нафтогаз компаниясендә. Менә шулар акционерларны җыеп, ширкәтьнең уставын үзгәртеп, идарәчеләрне яңадан сайлап, Татарстаннан Укртатнафтаны тартып алып маташа. Көрәш инде шактыйдан бара.

Көрәшерлек нәрсә дә бар шул монда. Укртатнафта Украинаның нефть эшкәртү базарының 35 процентын алып тора. Ул Полтава өлкәсенең 40 процент бюджет керемен тәшкил итә, дип яза Коммерсант гәҗите. Мондый мөһим һәм югары күкертле нефтьне ешкәртү өчен кирәкле компанияне Татарстан да башкаларга бирергә теләми, Украина да үзенеке итәсе килә.

23 майда ширкәтьнең бер өлеш акцияләр хуҗалары - Нафтогаз Украины компаниясе - Укртатнафтаның акционерлар җыелышын уздырмакчы иде. Ләкин бу гәмәлләр канунсыз дип, Татарстанның премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үзенең Украинадагы коллегасына хат юллады. Республика җитәкчелегенең мөрәҗәгәте игътибарсыз калмады. 23 майга билгеләнгән акционерлар утырышы булмады. Республиканың преьмер-министры үзе дә Киевка барып, әлеге вәзгыять хакында Украина вәкилләре белән сөйләшеп кайтты. Ләкин бу гәмәлләр Татарстан теләгән нәтиҗәләргә китермәде. Җәй урталарында Татарстанныкы дип саналган 18 процент акцияләр Нафтогаз файдасына бирелде. Шулай итеп, Украина ягы Укртатнафтаның 61 процент акциясен үз кулына алып, ширкәтьне үз милке итте. Татарстан хөкүмәте моның белән ризалашмады һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгәть итте. Бу хакта республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов болай дип белдергән иде.

Без үзебезнең мәнфәгатьләрне бәхәсләшми генә, мәхкәмә аша якларга җыенабыз. Мин монда әллә ни зур кыенлыклар күрмим, чөнки мәхкәмәләшү ул шактый гәдәти әйбер. Бигрәк тә Украинада. Без моңа әзер. Минем фикеремчә, әлеге вәзгыятне Украина җитәкчелеге дә үзгәртергә тели. Ләкин бу проблеманы башкача хәл итәргә теләүчеләр дә юк түгел

Полтава өлкәсенең Хуҗалык мәхкәмәсендә Татарстан ягы башлаган эш әле һаман дәвам итә. Шул ук вакытта, Украина хөкүмәте Укртатнафта һәм ул идарә итә торган Кременчуг заводы тирәсендәге вәзгыятьне чишү өчен махсус төркем төзеде. Алар ике якны да кәнәгатьләндергән килешү өстендә эшли икән. Бу килешүдә сүз нигездә бәхәснең төп сәбәбе булган 18 процент акциянең язмышы хакында булачак, ди Украинаның Дәүләт милке вакыфы җитәкчесе Валентина Семенюк. Татарстан аларны яңадан сатып алырга тиеш булачак, юк икән, акцияләр Украина милке булып калачак. Аларның якынча бәясе 183 миллион долларны тәшкил итә икән. Ләкин Украинаның Икътисад министры Анатолий Кинах Интерфакс мәгълүмәт агентлыгына, ул акцияләр бары тик бездә генә калырга тиеш, алар дәүләт милке, дип белдерде. Шул ук вакытта ул, бәхәс нигезендә Кременчугның нефтьне ешкәртү заводы чималсыз калырга тиеш түгел, шуңа да без уртак фикергә ай ахырына кәдәр килергә өметләнәбез, дип саный. Ләкин татарстанлыларны Украина хөкүмәте тәкъдим иткән шартлар кәнәгатьләндерми. Алар һаман да Укртатнафтаның 18 процент акциясен үзләренә кайтарырга тели. Кайбер икътисад белгечләре, республика өчен Кременчуг заводының әллә ни әһәмияте юк, Татарстанның нефтен эшкәртергә башка урыннары да бар, әле җитмәсә Түбән Камада яңа ширкәтьләр дә төзелә, дигән фикердә торса да, республика җитәкчелеге җиңел генә үзенең милкен башкаларга таратырга һәм Украина базарын югалтырга теләми. Җитмәсә, Кременчуг заводы республикада табыла торган күкертле, авыр нефтьне эшкәртә. Татнефть чыгара торган андый нефтьне эшкәртүчене табу да өстәмә проблема булачак.

Шулай итеп, Украинада Татарстанныкы булган Укртанафта ширкәтенең язмышы хәл ителә. Русиянең үзендә дә республика милкендә булган ширкәтьләр хуҗаларын алмаштырырга мөмкин дигән имеш-мимешләр йөри. Республиканың Татнефть берләшмәсе якын киләчәктә Роснефтькә сатыла дип сөйлиләр. Сишәмбе көнне Татарстан президенты әлеге гәйбәтләр хакында үз фикерен белдерде. Без Татнефтьне сатарга уйламыйбыз, диде Минтимер Шәймиев. Аны алырга теләүчеләр дә әллә ни юк, чөнки әлеге ширкәть кара алтынны инде 60 ел елек ачылган казылмалардан таба. Андый иске урыннардан нефть чыгарырга теләүчеләр дә бик юк Русиядә, дип саный Татарстан президенты.

Гөлназ Илгизәр

XS
SM
MD
LG