Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барлык мохтаҗлар да бушка туклана алачакмы?


Казанда чәршәмбе көнне чираттагы социаль ашханә ачылды. Аны җитәкчеләр үзләренчә, мохтаҗлар өчен дип матур итеп атаса да, чынлыкта хәерчеләр өчен. Җәмгыять байлар белән хәерчеләргә аерылып бара бит. Ләкин әле һәр хәерче әби-бабай да эләгә алмаска мөмкин бу ашханәгә. Чәршәмбе көнне дә ишетеп килүчеләр шактый булды, әмма исемлектә юк дип кире бордылар – чират көтәргә кушып. Бушлай ашатуны “Бәхетле” ширкате оештыра. Инде узган елдан бирле “Бәхетле” бәхетсезләрне бәхетле итәргә маташа. Җырчы Илһам Шакиров “Бәхетле” кибетенә кереп үземнең ни кадәр бәхетсез икәнемне белеп чыкты дигән иде, бәяләренә карап. Билгеле ашханәләр тоту өчен зур акчалар кирәк шул. Казанда хәзер алар бишәү. Һәр ашханәне тоту “Бәхетле”гә 6 миллионга төшә ди.

Европа илләрендә мохтаҗларга ярдәм итү гадәти күренеш – төрле социаль проектлар эшли. Татарстанда да бу эшкә керешә башладылар. Түбән пенсияле, инвалид, күп балалары булган гаиләләр социаль – мохтаҗлар өчен төзелгән ашханәләрдә туклана алачак - көненә бер тапкыр бушка.

Чәршәмбе көнне Казанның Авиатөзелеш районына ашханә ачылышына 60-70ләп әби килде. Әйе нәкъ әбиләр. Бабайлар юк иде. Статистика нигезендә алар 60 яшькә кадәр генә яшиләр дип билгеләнә.

Көненә ашханәдә 180 кеше туклана алачак. Бер төшке аш 70 сумга төшә. Моны барысын да“Бәхетле” ширкате оештыра һәм түли. Чөнки ашханәләрне нәкъ шушы зур маркет тота.

Чәршәмбе көнне әбиләрне токмачлы аш, итле бәрәңге, өчпочмак, җиләк-җимеш белән сыйладылар. Ачылышка килгән 75 яшьлек инвалид Мәрзия ханым:

Мин бер ялгызым яшим, ирем үлде, балаларым юк. Аралашу өчен бик яхшы миңа.

Мәрзия ханым кебекләр Казанда байтак. Шушы Авиатөзелеш районында гына да халыкның 3тән бер өлеше мохтаҗлар.Аларның күбесе Совет заманында заводларда хезмәт иткән.

Ашханәгә эләгә алмаучылар рәнҗеп киттеләр. Шулар арасында Рәшидә Сираева:

Озак кына заводта эшләдем, пенсиям аз. Телевизордан ишеткәч килгән идем, ләкин мине исемлектә юк дип кертмәделәр. Исемемне язып калдылар, сентябрьгә булыр диделәр.

Казанда хәзерге вакытта мохтаҗлар өчен 5 ашханә бар. Киләсе елга тагын икене ачачаклар. “Бәхетле” ширкате җитәкчесе Мөслимә Латыйпова

ТАСМА

Казанда яшәүче инвалид Ләлә Мурзагитова Татарстан хакимияте башкача ярдәм итә алмагач, бусы да ярап куя ди. Ләлә Мурзагитова:

Пенсияне күтәрү Татарстаннан гына тормый, ә Мәскәүдән тора бит. Шуңа мондый ярдәмгә дә без риза инде

Ләлә Мурзигитова ашханәгә ай дәвамында йөриячәген әйтте. Аннан соң инде аларны икенчеләр алмаштырачак. Европадагы кебек даими ярдәм әле оештырылмаган.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG