Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстан Либиядә тотылучы табибларын кайтарырга тырыша


400 артык Либия баласына СПИД чире йоктырган дип, мәхкәмәгә тартылган алты табибны үзләренә тапшыруны сорап, Болгарстан хәкимияте Либия хәкимиятләренә мөрәҗәгат итәчәген белдерде. Биш Болгарстан шәфкат туташы, Болгарстан ватандашы булган бер фәлестинле табиб, Либия мәхкәмәсе тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителгән. Сишәмбедә Либия югары мәхкәмәсе, үлем җәзасын гомерлеккә төрмә белән алыштырды. 1999 елдан бирле төрмәдә утыручы табиблар, алар гәепсез, азаплау астында гына үзләрен гәепле дип таныдылар, дип белдерә. Балаларына авыру йоккан гаиләләр халыкара фондтан берәр миллион доллар алдылар.
XS
SM
MD
LG