Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә җир тетрәүдән соң атом электр станциясе ябылды


Япониядә, 16 июлдә булган җир тетрәү вакытында нурланышлы сыекча саркып чыккан атом электр станциясе билгесез вакытка ябылган. Мәгълүмәтләргә караганда, радиоактив калдыклар салынган 400 савыт ауган. Элегрәк бары 100 дип хәбәр ителгән иде. Шулай булуга карамастан хакимиятләр, радиация дәрәҗәсе нормада дип хәбәр итә. Үзәге атом электростанциясеннән 10 чакрым ераклыкта гына булган җир тетрәүдә 10 кеше корбан булган, йөзләрчәсе яраланган.
XS
SM
MD
LG