Accessibility links

Кайнар хәбәр

570нче батальон җир өчен көрәшне дәвам итә


17 июль бер төркем башкорт тарихчылары Уфада барган археологик казу урынында матбугат очрашуы үткәргән иде. Алар борынгы Уфа шәһәрчеге табылуын хәбәр итте. Аларның сүзләренә караганда, 5-6нчы гасырларга караган кирмән, бизәнгечләр табылган. Галимнәр фикеренчә, Уфаның яше 1000 елдан да ким түгел. Алардан ерак түгел бер пикет та узды. Аны 570нче батальон оештырды. Ул Уфаның Пушкин-Фрунзе урамнары чатындагы шәхси йортлардан торган 570нче кварталда яшәүчеләр. Алар шул квартал исемендәге батальон төзеп, йортларын күчерүгә каршы көрәшә. Эш шунда, алар яшәгән урында элиталы күпкатлы йортлар төзелергә тиеш. Алар узган елдан алып ул йортларыннан шул ук зурлыктагы, шәһәр читендәге фатирларга күчерүгә каршы көрәште. Быел исә археологик казылмалар алып бару өчен дип йортларыннан куа башлаганнар. Батальон командиры Светлана Пучкова:“Элек безгә тузган торак программасы буенча зуррак фатирлар бирергә тиеш булсалар, хәзер тагы да кечерәкләрне бирмәкчеләр.”— дип белдерде. Пикетта торучылар “450 еллык бәйрәме — чиновникларның безнең сөякләр өстендә биюе” дигән шигарә тотып тордылар.
XS
SM
MD
LG