Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаскәрдә каты кыйналган казанлы хастаханәдә ята


Түбән Тагил янындагы хәрби бүлекләрнең берсендә, бик каты кыйналган солдатның эшен урал гарнизоны прокуратурасы тикшерә. Казаннан хәрби хезмәткә алынган Артем Казначеев, хезмәтенә бер ай да үтмәстән, тормышына яный торган авыр җәрәхәтләр алган. Аның йөрәге, үпкәсе һәм бавырына зарар килгән. 11 июльдә аны хастахәнәгә салганнар. Аңа ике тапкыр операсия ясаганнар. Казначеев бер атна инде аңсыз ята. Тикшерү, Казанчеевны, бергә хезмәт итүчесе кыйнаган дип белдерә.
XS
SM
MD
LG