Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:19

Бразилиядә өч көнлек мәтәм игълан ителде


Очкыч казасында 200гә якын кеше һаләк булган Бразилиядә өч көнлек мәтәм игълан ителгән. Чәршәмбедә 186 кеше утырган очкыч, экипаж эгъзәләре белән бергә, Сан Паулу һава аланына төшеп утырган вакытта ягулык сакланган ангарга килеп бәрелгән. Очкычтагылар барысы да һаләк булган. Тагын өч кеше ангарда һаләк булган, биш кеше хәбәрсез югалган. Белгечләр инде күп тапкырлар очкыч утыра торган юлның хәвефле икәнлеген әйтә килгәннәр. Зур очкычлар өчен ул кирәгеннән артык кыска, яңгырлы көндә юлның өстенә су җыела, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG