Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:48

Татарстан районнарының үз могҗизалары табылды


19 июльдә “Яңа гасыр” телеканалының “Хәерлә иртә!” тапшыруында могҗизалар турында сөйләшәләр. Сүз “Рүсиянең могҗизалары” исемлегенә кергән Казан кирмәне, андагы Кол Шәриф мәчете белән Благовещение чиркәвеннән башлана. Бу тапшыруда “Азатлык”ның Казан бюросы җитәкчесе Римзил Вәли дә катнаша. Ул анда республиканың төрле районнарындагы сәер-могҗизалы урыннарны атый. “Хәерлә иртә!” тапшыруы” иртән булса, шул ук көнне Римзил Вәлинең хикмәтле җирләр турындагы сүзләрен ишетеп “Азатлык”ка үзләренең якларындагы могҗизаларны сөйләргә дип берничә тыңлаучы шалтыратты. - Әгерҗе районында Иш суы ага бит инде…- дип башлады сүзен беренче шалтыратучыбыз Әгерҗе районының Бубый авылында туып үскән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче 56 яшьлек Люция апа Арукаева. Ул билгесез тозлы чишмә турында сөйләде. Люция апа Әгерҗедә Изгеләр каберлегендә табут барлыгы турында да әйтте. Икенче шалтыратучы Мәдинә әби Исхакованың әйтәсе килгән сүзе Балык бистәсе районы Күки авылындагы могҗизалы изгеләр чишмәсе турында булды. Бу көннәрдә 70 яшен тутыручы, Мәдинә әби сөйләгәнчә ул чишмә авылның элеккеге урынында, андагы халык телендәге иске зират кырыенда икән. Изге чишмәнең суы шифалы, сихәтле диләр. Ләкин хикмәт анда гына түгел әле. - Менә ул изге чишмә тигез кыр өстеннән кайнап чыга да 100 м агып баргач юкка чыга. Бу Ходайның бер хикмәте инде, башка чишмәләр инешкә кадәр барып җитеп кушыла бит. Мәдинә әби әйтүенчә бу чишмә янында төрле сәер күренешләргә тап булганнар. - Без бер ьарганда чишмәдә 3 балык йөзеп йөри иде. Күңеллләре саф булмаганнар су алырга килгәндә чишмәдә елан күрәләр яки суы кими. Телевидение Мисыр пирамидалары, тагын әллә нинди биек, сәер биналарны дөнья могҗизасы итеп сөйләсә. Авыл халкының үзләре белгән хикмәтле урыннары, сөйләрлек могҗизалары яшәгән җирлегендә күп икән. Шалтыратучылар белән сөйләшкәннән соң хикмәтле урыннарның, ул урыннар турындагы сөйләмнәрнең зәңгәр экрандагы могҗизаларга караганда авыл халкына тәэсире нык булуы, тарихы буыннан-буынга тапшырылуы ачыкланды. Рөстәм Исхакый

XS
SM
MD
LG