Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:30

Төркиядә сайлауларны нинди партия отачак?


Бу сорауга һәммә кешенең җавабы Гәделлек һәм Тәрәккият, яки кыскартып әйткәндә АК партия дип җавап бирә. Төркиядә 2002-нче елдагы парламент сайлауларын да АК партия откан иде. Ул вакытта сайлауларга халыкның 65 проценты гына катнашкан һәм АК партия шушы 65 %-ын 34.6 % тауышын алып 550 урынлы парламентка 363 депутат кертеп зур күпчелек алуга ирешкән иде. Төркиядәге сайлау тәртибе буенча ун процент киртәсен ашалмаган партияләр депутатларын парламентка кертә алмаган булулары сәбәпле шундый, үзенә күрә сәер бер хәл барлыкка килгән иде. Башка сүзләр белән әйткәндә 45 % тирәсе тауыш юкка чыккан иде. 22-нче Июльдәге парламент сайлаулары да шушы тәртиб буенча үткәреләчәк һәм 10 % киртәсен ашалмаган партияләр парламентка керә алмаячак. Асылда сайлауларга 14 сәйяси партия катнаша, әмма 10 % киртәсен ашачак дип фараз ителгән сәяси партияләр өч кенә. АК партия, оппозициәдәге Җөмһүрият Халык Партиясе (ҖХП) белән үткән сайлауларда шушы киртәне ашалмаган Милләтче Хәрәкәт Партиясе (МХП) шулардан исәпләнә. Ләкин тагы ике партия Демократ Партия (ДП) белән Генч, ягъни Яшь Партия (ЙП) % 10 киртәсен ашу өчен бөтен көчләрен салалар.

Бер үк вакытта 764 кеше дә сайлауларга бәйсез кандидат булып катнаша. Мисал өчен Истанбулдан берәү депутат итеп сайлана алу өчен 105 мең сайлаучының яклауына ирешергә тиеш. Әмма көнчыгыш белән көньяк көнчыгыш сайлау округларында азрак тавышка да бәйсез депутат буларак сайлану мөмкин. Көртләрнең Демократик Җәмгыять Партиясе дә, 10 % киртәсен ашалмаячагын белгәне өчен үз кандидатларын шушы метод белән сайлатырга тели. Алар нәтиҗәдә 25-30 депутатны парламентка кертүне максат итеп куялар. Элекке премьерлардан Месут Елмаз да Ризе шәһәренән бәйсез депутатлыкка кандидатурасын куйды.



Сәяси Партия Лидерлары зур шәһәрләрдә митинглар үткәрәләр, шәһәр буйлап төрле җырлар яңгыраган афтомашиналар уздыралар, газеталарга игланнар бирәләр, телевизор програмларына катнашып үз партияләре өчен пропоганда ясыйлар. Табигый моның өчен зур акчалар сарыф итәләр. Бу яктан АК партиянең өстенлеге күренеп тора. ҖХП белән МХП бирешмәскә тырышалар. Сайлау алдында АК партиягә көндәш партияләрнең кулланган иң көчле аргументлары буларак шулар диккәтне җәлеп итә: АК партия хакимиәткә килгәндә Төркиәнең тулаем бурычы 220 миллиард долар булса, хәзер бу 408 миллиар доллар, эшсезлек проблемасы чишелмәде, террор бетмәде. АК партия аеруча динне дәүләт эшләренә катнаштыруда, дәүләт кадрларына тик үз кешеләрен урнаштыруда гәепләнә. Шиксез көньяк көнчыгышта һәр атна саен гәскәрләрнең ПКК хөҗүме аркылы шәһит булулары бигрәк ә МХП-гә игътибарны үстерә. Чөнки МХП террорны каты чаралар белән чишүне вәгъдә итә. Айның 17-сендә 2, 18-ндә исә тагы ике гәскәр шәһит булды.



Радикал белән Миллиет газетларының 19-нчы июнендә АК партиягә тавыш бирәчәкләрнең проценты 48 %-ка иреште дип язулары башка партияләргә зур орым булды. Шуңа күрә АК Партия парламентта 310 белән 350 арасында депутатка я булачак һәм хөкүмәтне төзи алачак. ТЕМПО исемле журнал исә АК партия 260 кына депутат алуга ирешәчәк дип фараз итә.

Кыскасы сайлауларның нәтиҗәсен игълан ителгәнчегә хәтле көтүдән башка чара юк. Хәзер күзләр Төрек Кораллы Көчләрендә. Әгәр дә динче АК партияә шундый зур тавыш белән хакимияткә килсә армия Төркиядә лаисизм, ягъни динне дәүләт эшләреннән аеру бетәчәк дигән фараз белән ничек булса шушы сайлау нәтиҗәләренә тыкшынырмы, башкача әйткәндә хәрби путч булырмы дигән сораулар да күтәрелә башланды. Шиксез бу Төрек экономикасы, Төрек демократиясе өчен зур орым булыр иде. Инде 22-нче июльдә тавыш бирүчеләрнең проценты үткән сайлауларныкыннан югарырак булыр дип ышаныла. Төрле ял урыннарына таралганнарның байтак өлеше үз округларында тавыш бирә алу өчен кайта башладылар. Барлык партияләр дә, сайлаучылар да сайлауларның нәтиҗәсен зур киеренкелек белән көтәләр. 23-нче июльдә башка бер Төркияме булыр, күречәкбез.

Әхтәм Ибраһим, Истанбул

XS
SM
MD
LG