Accessibility links

Европа мәхкамәсе Трепашкинның Русиягә дәгъвәсен канәгатләндерде


Европа Кеше хокуклары мәхкәмәсе Михаил Трепашкинның дәгъвәсен канәгатләндереп, Русия хөкүмәте аңа 3 мең евро түләргә тиеш дигән карар чыгарды. Трепашкан, үзенә карата төрмәдә кешеләрчә мөгәмәлә күрсәтелми, дигән дәгьвә белдергән иде. Халыкара мәхкәмә, Трепашкин астма чиренең иң авыр формасында авыруына карамастан, аны бер кешегә метр ярым урын туры килгән камерага утыртып, Русия хәкимияте кеше хокуклары конвенциясен бозган дип, карар чыгарды. Трепашкин дәүләт серен ачуда гаепләнеп төрмәдә утыра. ФСБдагы эшеннән киткәннән соң ул адвакат эшенә алынып, Мәскәү һәм Волгодонский шәһәрләрендә йортларны шартлатуга бәйле җинаять эше белән шөгылләнгән булган.
XS
SM
MD
LG