Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таулы Карабахта президент сайлаулары уза


Азәрбәйҗаннан аерылырга теләүче Таулы Карабах республикасында президент сайлаулары уза. Президент урынына биш нәмзәт дәгъва итә. Төп дәгвә итүчеләр икәү. Аларның берсе - республиканың иминлек хезмәте башлыгы Бока Саакян, икенчесе - тышкы сәясәт бүлеге мөдире урынбасары Масис Маилян. Республиканың хәзерге президенты Аркадий Гукасян сайлаулар турында болай диде: “Таулы Карабах республикасы халкы үз президенты итеп сайлаган кеше, үз өстенә барлык җаваплылыкны алырга тиеш. Мин, Карабах үзенең тоткан урынын ныгытыр, һәм яңа президент үз өстенә йөкләнгән эшне намус белән башкара алыр дип ышанам “диде. Азәрбайҗан, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы, берничә халыкара оешмалар бу сайлауларны канунсыз дип белдерә.
XS
SM
MD
LG