Accessibility links

Кайнар хәбәр

Безнең гәҗитнең 18 июль санына күзәтү


“Безнең гәҗит” бик үзенчәлекле басма, ул һәрвакыт гадәттәге фикер агымына каршы уйлаучы шәхесләргә дә сүз бирә. Дини гөреф-гадәтләр һәм мөселман хәрәкәте күтәрелеп килгән бу чорда Ислам тирәсендәге каршылыклы процеслар, мөселманлыкны төрлечә аңлау турында журналист Рәфис Җәмдиханның “Сак булыгыз ислам” дигән мәкаләсе урын алган басманың соңгы санында. Бу мәкаләдә русларның Исламга күчә башлавы, дини вәгазьләрне, догаларны русча уку күренешләре турында да әйтелә. Рәфис Җәмдихан мәкаләсе янында “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Файзрахмановның“Буыннар чылбыры өзелә” дигән мәкаләсе урын алган. Анда автор Рәфис Җәмдихан күтәргән мәсьәлә турында өстәмә мәгълүмат биргән.

Петербурда үтерелгән татар егете Дамир Зәйнулин һәм хәзерге заман фашистлары турында Амиль Нурның мәкаләсе “Фаҗига” сәхифәсе астында язылган. “Иманга юл” сәхифәсендә исә динне эчкечелек белән каршы көрәштә куллану турында мәкалә басылган.

Гадәттәгечә Безнең гәҗиттә Азатлыкның дулкыннарында яңгыраган тапшыруларның тестдары басылган. Әйтик, Наил Аланның “Казанда да он бәяләре арта”, Ландыш Харрасованың “Казанда фатирлы булырга теләүчеләрне алдаулар арта” дигән язмадары газитнең беренче битләрендә басылган. 5 нче бите исә Мәскәү Казан шартнамәсенә багышланган. Анда Гадел Галәметдиннең “Татарстан журналистлары шартнамәнең тискәре нәтиҗәләрен фаразлый башлады”, Кәрим Яушевның Русия белән Татарстан арасындагы шартнамәгә карата Башкортстан сәясәтчеләренең реакциясе “Безгә булмаса – берәүдә дә булмасын” диелә.

Газетаның 18 июль санында гадәттәгечә халыкны борчыган проблемаларга иҗтимагый-сәяси эчтәлекле мәкаләләр басылган. Әйтергә кирәк, “Безнең гәҗит” нең икенче яртыеллыгына язылырга өлгермәүчеләр, соң булса да уң булсын дип 31 августка кадәр языла ала. Әле дә соң түгел. Һәр айның 25енә кадәр язылсагыз, гәзет киләсе айлдан килә башлар.

Гөлназ Шәйхетдин

XS
SM
MD
LG