Accessibility links

Кайнар хәбәр

<p>Богданны дәвалау өчен 12 миллион сумнан артык акча җыелды


“Син кара әле! Алар тәки бу бала өчен акчаны җыйдылар бит. Бу сүзләрне үз колакларым белән ишеттем. Нәрсә бу көнләшүме, аңламаумы? Минем үземә яшьләр белән эшли торган дәүләт түрәсенә килгәндә исә, бу гамәл вакытында күп үзгәрешләр кичердем”. Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм сәяхәт министры урынбасары Андрей Кондратьев әнә шундый сүзләр әйтте. Журналистлар, Казанның Социаль яклау идарәсе вәкилләре, төрле оешма вәкилләре җыелган видео-киңәшмә вакытында Кондратьев, бу адымның кешеләрнең фикерләвен үзгәртү өчен дә зур чара булуын ассызыклады. Казанда әле моңа кадәр бары тик бер баланың гына гомерен саклап калу өчен мондый киң күләмдә гамәл оештырылганы юк иде. Богданның рәсеме куелган урамдагы зур реклама такталары да аның гомеренең кыл очында икәнлеген сөйләде. Флаерлар таратылды. Кибетләргә акча җыю әрҗәләре куелды, һәтта телефон өчен түләү кәгазьләрендә дә Богданның рәсеме иде. Газета, журналлар, радио, телевидение дә бер ай буе бу хакта хәбәр таратты. Шулай итеп бөтен Казан 3 яшьлек Богдан Яковлевнең гомерен саклап калу өчен акча җыйды дияргә булды. Бу чара вакытында яман шеш белән авыручы өч яшьлек сабыйга операция ясау һәм дәвалану өчен 10 миллион сум җыелырга тиеш иде. Татарстан президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова акцияне йомгаклау чарасында чыгыш ясагап, 12 миллион 366 мең сумнан да күберәк акча җыелды дип хәбәр итте. Аннан да кала бушка балалар да нәмиз булып калмаган икән. Әнә гәрип балаларга бирелгән арбалар да телгә алынды. Шикәр авыруыннан изаланучы 648 бала тагын бушка 3 ай дәвамында чирне аныклау тасмалары алып торачак. Бөтенләй һәм начар ишетүче 146 балага колак аппаратлары биреләчәк һәм башкалар… “Сез беләсез хәйрия балы вакытында интернетта Богдан Яковлев, Муллин Булат, Альбина Гатауллина турында мәгълүмәт урнаштырылган иде. Аларга чит илләрдә дәвалану өчен зур ярдәм күрсәтелде”,- диде. Ларионова. Тагын төрле районнарда яшәүче 8 балага акча җыюлары турында да әйтеп узды ул. Бу чара вакытында Казанлылар ни өчен бер Богдан Яковлевка шулкадәр күп игътибар булды икән соң, дип баш ватты. Булат белән Альбинага, һәм башкаларга никадәр ярдәм булган? Аларның хәле ничек? Ник аларны савыктыру өчен дә шундый чара үтмәгән соң? Бу авырудан иза чигүчеләр күп микән? Богдан берәр түрәнең якыныдыр диючеләр дә юк түгел. “Нигә бу бала сайлап алынды соң? Җитди яман шеш авыруы белән авыручы бу бала, 4 ай Мәскәүдә дәвалангач, Германиягә юллама алды. Аны дәвалауны озакка сузарга ярамый иде. Әти-әнисе зур активлык күрсәтте. Бу хәлгә Казан һәм аның бөтен тармаклары да зур кызыксыну белдерде”,- диде Ларионова. Газеталар хәбәр итүенчә, аның әти-әнисе гади инженерлар. Богдан бүгенге көндә әнисе белән Германиянең Франкфурт шәһәрендәге клиникада. Аны операциягә әзерлиләр. Германиянең хәйрия оешмасы аларга арзанлы фатир да табарга ярдәм иткән. Татарстан хөкүмәте мәтбугат хезмәте тараткан пресс-релизда кайбер саннар да китерелгән иде. Мисал өчен, Богдан сәламәтлеге өчен Таттелеком 100 мең сум акча күчергән. Ә кайбер интернет сәхифәләрендә, Казанның берничә заводында эшләүчеләр Богданның махсус банк хисабына үзләренең бер һәм ике көнлек хезмәт хакларын күчерде, кайбер сәнәгать җитәкчеләре сабыйны дәвалау максатына үз ширкәтләре табышының бер өлешен тапшырды, дигән җөмләләр дә язылды. Инде “Богданның гомерен саклап калыгыз” дигән хәйрия чарасына йомгаклау җыелышына килгәндә, рәсмиләр 3 каттагы бүлмәдә, журналистлар беренче каттагысында утырды. Бәлки бу озын телле хәбәчеләр кирәкмәгән берәр сүз ычкындырып куймасын дип шулай эшләнгәндер дә. Журналистлар бу чара барганда, пыш- пыш килеп бу пиар, күрсәтмә чараны сукте. Богданның сәламәтләнүенә без каршы түгел, әмма чарасы пиар иде, диючеләр дә булды. Җыелыш тәмамланып чыгып баручылар арасыннан берәү бу акча җыю добровольно- принудительный, ихтыярый- мәҗбури булды, диде. Югарылар төрле оешмаларга, ширкәтләргә иртән акча күчереп ярдәм итә алмассызмы дип факс төшерсә, икенче көнне иртән күпме җибәрдегез дип хисап сораганнар. Наил Алан

XS
SM
MD
LG