Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:21

Браун Британия карарларын яклый


Британия премьер-министры Гордон Браун, Александр Литвиненконың үлемендә Лондон фикеренчә гаепле дип саналган Андрей Луговойны үзләренә тапшырмаган өчен Русиягә карата кулланыла торган чараларны дөрес дип санавын тагын бер мәртәбә раслады. Бу атнада Британия Русиянең дүрт дипломатын иленнән чыгару һәм кайбер мәсьәләләрдә Русия белән сөйләшүләрне туктату турында игълан итте. Пәнҗешәмбедә Русия аңа җавап итеп, шулай ук дүрт британ дипломатын илдән чыгаруны һәм террорчылык белән көрәштә хезмәттәшлектән баш тартуын белдерде.

XS
SM
MD
LG