Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә сеңелләрен үтергән көрдләр хөкем ителде


Британиядә гаилә намусын саклар өчен дип раслап, бер кызны үтергән 3 көрткә хөкем карары чыгарылган. Баназ Махмот узган ел Лондондагы үз гаиләсе яши торган йортта көчләнгән һәм буып үтерелгән. Бу хәл туганнары аның яшерен генә Иран көрте белән очрашуын белгәннән соң килеп чыккан. Ике үтерүче дә - кызның әтисе һәм абыйсын 23 елга өченче туганын 17 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
XS
SM
MD
LG