Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:45

Израиль 255 фәлестинлене иреккә чыгарды


Израиль үзенең төрмәләреннән 255 фәлестинлене азат иткән. Аларның күпчелеге, Фәлестин автономиясе башлыгы Мәхмүт Габбасның «Фатх» партиясе сугышчылары. Азат ителгәннәрне автобуслар белән автономия башлыгы Габбас янына Рамаллака алып килделәр.Автономия башлыгы аларны азатлык каһарманнары буларак каршылады. Бу хакта Мәхмүт Габбас «Сезнең яңадан безнең янда булуыгыздан без нинди бәхетле икәнлекне күз алдына да китерә алмыйсыз! Ләкин шуны әйтәсем килә, безнең бәхетебез тулысынча түгел. Чөнки без, әле төрмәләрдә калган тагын 11 мең ватандашыбыз үз халкы янына, гаиләсенә кайтуны телибез», диде. Израиль ул сугышчыларны азат итеп, Газзә сызыгын үз кулларына алган «Хәмас» төркеменә каршы торучы Габбаска теләктәшлек белдерде.

XS
SM
MD
LG