Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:33

Чаллыда “Гадел Русия”


Русия президенты В.Путин: “Мин, Олимпиаданы иң югары дәрәҗәдә уздыра

алуыбызга ышанам,”- дип белдерсә, “Справедливая Россия” фиркәсе җитәкчесе Сергей Миронов “2014нче елгы Олимпиада уеннарын ачу тантанасын Русия президенты В.Путин башкарса гадел булыр иде”,- дигән сүзләрен әйтте. Олимпиаданы кем ачып җибәрер, әлегә әйтүе кыен, шулай да “Справедливая Россия” Сочи белән элемтә урнаштыру чараларын күрә башлады. 13 июль көнне Сан-Петербур 4 автомобильдән торган колоннаны Сочи шәһәренә озаталар. Фиркәнең матбугат хәбәрендә бу хакта болай диелә:

- Автоколонна Сочи халкына бер метр ярым зурлыктагы котлау хаты алып барачак. Сәфәрчеләр төрле шәһәр кешеләренең имзаларын җыеп, көньяк башкалага илтеп җиткерәчәкләр. Шундый юл белән фиркә әгьзаләре Сочиның җиңүенә теләктәшлек белдерәләр.

15 кешедән торган төркем Тверь, Рязань, Тамбов, Пенза, Самара, Сембер шәһәрләрен үтеп, 20нче июльдә Чаллыга килеп җиттеләр. Биредә, хәкимият бинасы янындагы “Азатлык” мәйданында 100гә якын кеше катнашында митинг үткәрделәр, китапчыклар, календарьләр тараттылар. Әлеге вакыйгага хәкимият кешеләре, ягьни “Единая Россия” фиркәсе әгьзаләре битараф калды. Хәтта, хезмәт вазыйфалары буенча шушы чарада катнашырга тиешле спорт идарәсе вәкилләре дә күренмәде. “Справедливая Россия” Чаллы бүлеге матбугат хезмәтеннән Артём Журкин сүзләре:

- Әлеге чара хакында шәһәр хәкимиятенә җиткерелде. Күргәнегезчә, хәкимият даирәләреннән бары тик милиция генә килгән.

Азатлык мәйданына килгән кешеләр арасыннан түбәтәйле абзый фикерен беләм:

- Мин кызык карау өчен генә килмәдем, “Справедливая Россия”не, Сергей Мироновны яклап килдем. Аның чыгышлары миңа ошый.

Сочи шәһәренә юлга чыгучыларның җитәкчесе Юлия Тимур кызы Надеждина. Ул – федерация Шурасы рәисе Сергей Мироновның киңәшчесе. Әтисе татар икән. Татарстан авыллары, шәһәрләре аңа ошаганмы, “Азатлык”ка Юлия ханым болай диде:

- Бик ачык, матур өйләр. Урыс авыллары белән аермасы шундук күзгә ташлана. Мәчетләр дә күренә.

Юлия Надеждинага һәм аның юлдашларына түбәтәйләр кидереп, чәкчәк тоттырып юлга озаттылар. Чаллының спорт идарәсе җитәкчесе Вадим Мөхәммәтҗанов Петербур сәфәрчеләре тантана иткәндә киңәшмәде иде. Идарәнең баш белгече Татьяна Ивановна, бернинди авто йөреш хакында да ишетмәдек, диде.

Гафиулла Газиз,Чаллы

XS
SM
MD
LG