Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордва халкының киләчәге бармы соң?


Илбашы Путинның Саранскида яңгыраган сүзләре тагын да шуңа охшаш сораулар тудыра. Аңа ышансаң, әлбәттә, бар: Рәсәй киңлекләрендә барлык инородецларга да чәчәк атып яшәргә шартлар тудырылган ич.

Ә чынбарлыкта ничек соң? – дигән сорау 1996-елгы Мордовиягә сәяхәт тәэсирләрен искә төшерә. Дөрес, сәяхәтнең максаты мордва түгел – шул төбәктә яшәү милләттәшләребез тормышы белән танышу иде. Ул вакытта “Якташлар” оешмасын җитәкләгән Ирек Биккининга рәхмәт: аның машинасында барлык, диярлек, татар авылларын чарлап чыктык. Нәтиҗәдә “Азатлык” радиосы аша 6 тапшыру яңгырады. Аларны Римзил Вәлиев “Татарстан авазы” программасы аша кабат та яңгыраткан иде.

Бу юлы исә сүз татар түгел - мордва хәлләре турында. Моңа Путин сүзләренә гаҗәпләнү мәҗбүр итә. Башта шуны әйтергә кирәк: Мордовиядә мордва халкы юк ул – анда эрзә һәм мукшы халыклары яши. Рәсми гәзитләр дә шушы ике телдә чыгалар. Ләкин Сарански урамнарында ни эрзә, ни мукшы сүзе ишетәм димә. Ул вакыттагы Мәгариф министры урынбасары Иван Карпов та мондый вәзгыятькә пошыну белдереп, мин татарларга көнләшеп карыйм, алар барыбер үзләренчә дә сөйләшәләр әле, дигән иде. Шуннан соң Сарански урамнарында тәҗрибәчек ясау нияте туды. Автобус көтеп торучыларга Карповтан өйрәнеп алган берничә эрзә сүзе белән мөрәҗәгать итәм. Аңламыйлар. “Нигә хуҗа халык телен өйрәнмисез?” – дигән сорауга менә нинди җаваплар булды.

Безгә урыс теле дә җиткән.

Минме? Мордвачамы? Пашел ты!

Әгәр төрле чүп-чар телләр булмаса, без тату яшәр идек.

Отец, не путайся под ногами.

Болары урыслар булдылар, ахрысы. Ә менә эрзә баласы урысча сөйләвен милләтара ызгыш тудырмау теләге белән аңлатты.

Гогольчә “дама приятная во всех отношениях” диярдәй бик тә мөлаем бер ханым урыс халкына карата геноцид сәясәте алып баручы Эльцин, Чубайс, Лившиц кебек яһүдләрне сүгеп ташлады. Ә мордва халкына карата бөек яңалык ачты: “Без аларны наданлык сазлыгыннан тартып чыгардык, цивилизацияләдек, алар исә рәхмәт тә әйтмиләр”.

Цивилизацияләнгәнлекнең асылын аңлау өчен “Мокшень правда” гәзитенең кемнеке икәнен күрсәтүче язма да җитәдер: “Мордовия республикань Государственнай Собраниять и Правительствань газетаск”. Ичмаса бер генә булса да мукшыча сүз булсын иде дә бит – юк инде… Һәм иң мөһиме. Мордовиянең көнбатыш өлешендә саф мукшы районы бар. Бары тик анда гына мукшы теле, мәдәнияте беркадәр сакланган. Барлык өмет тә шул районда гына. Һәм шул районның Мәдәният идарәсен урыс кешесе Иванов җитәкли булып чыкты...

Добролюбовча әйтсәң, “караңгылык дөньясындагы якты нур” да очрады Саранскида: профессор Четвергов тарафыннан урысча чыгарылучы ”Эрзянь мастор” гәзите. Редакторга үз тәэсирләремне җиткергәч, ул аларны гәзитендә чыгару теләген белдерде. Нәтиҗәдә тулы бер сәхифәне биләгән “Мин тигезлек яклы” дигән язма чыкты. Анда фин, маҗар, эст һәм икенче яктан удмурт, мари, эрзә, мукшы, карел халыкларының язмышлары һәм бүгенге хәлләре үзара чагыштыруда бирелгән иде. Әлбәттә инде, Русиянең үзенчәлекле милли сәясәтенә дә тиешле бәя биреп. Шөкер, бу язманың кечкенә нәтиҗәсе дә булды. Һәрхәлдә, Ирек Биккинин телефон аша саф мукшы районы мәдәниятен әйдәү өчен мукшы кешесе табылганан хәбәр иткән иде.

Шуны да өстәп әйтергә кирәктер. Мордовия халкы урыс культурасының алтын баганалары булган Лидия Русланова, Надежда Бабкина белән генә түгел, Сергей Есенин белән дә горурлана. Профессор Четвергов фикеренчә, урыс культурасын угро-фин һәм төрки халыклар тудырган. Һәм монда хакыкать тә юк түгелдер.

Айрат Ибраһим бүлеште, Сарански – Сембер

XS
SM
MD
LG