Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:26

Әфганстан тотыкларның үтерелгәнен расламады


Талибан 2 алман тотыгын үтергәнен белдерде. Әмма Әфганстан хөкүмәте бу мәглүматне кире кага. Тышкы эшләр министрлыгы матбугат вәкиле хәбәр итүенчә, тотыкларның берсе йөрәк өянәгеннән вафат булган, икенчесе исән. Талибанның матбугат вәкиле Кари Моһаммәд Юсыф Әхмәди, Азатлык радиосына, Германия Талибан куйган шартларны үтәмәде, Әфганстаннан гаскәр чыгармады, дип белдерде: "Июльнең 18зендә мөҗаһетдиннәр тарафыннан Газни вилаятендә урланган алманнарга карата шуны әйтә алам – Талибан Германия һәм Әфганстан хөкүмәтләреннән илдән алман гаскәрләрен чыгаруны һәм талипларны азат итүне таләп иткән иде. Алар ул таләпләрне үтәгән булсалар, без тотыкларны җибәрер идек. Әмма Германия хөкүмәте – гаскәрләр Әфганстаннан китмиәчәк, дип белдерде. Әфганстан хөкүмәте исә бөтенләй җавап бирмәде." Германия тышкы ешләр министрлыгы да бу мәгълүматне әле расламады. Гыйсьянчылар кулында булган Көньяк Кореядан кимендә 18 тотык турында бер нинди чэиэк нгй юк. Көньяк Кореядан христиан евангелие чиркәве вәкилләре 19 июль көнне автобустан урланган иде. Көньяк Коре аларны азат итү өчен сөйләшүләргә әзер булганын белдерде һәм алдан хәбәр ителгәнчә, гаскәрләрен Әфганстаннан ел азагына чыгарачагын әйтте.

XS
SM
MD
LG