Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай су басулардан зыян күрә


Кытайның дәүләт мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, илдә су басуларда кимендә 160 кеше һәлак булган. Иң күп югалтулар көньяк-көнбатыш Юннан вилаятендә булган, анда 59 кеше үлгән. Чәршәмбе башланган яңгырларда 4 меңләп йорт җимерелгән, 386 меңләп кеше зыян күргән. Яшен сугып быел Кытайда 282 кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG