Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:52

Аквапаркта 1 ай элек югалган үсмернең мәете табылды


Үткән атнаның җомга төнендә Казанның “Аквапарк”ында 3 июльдә югалган малайның үле гәүдә кисәкләре табыла. Бүген Казан “Аквапарк”ы эшләми инде. Аңа шалтыратучылар номер җыйганнан соң мондый җавап ишетәләр: - Гафу итегез, техник сәбәпләр аркысында бүген аквапарк эшләми! Бер атнага япканнар. Киләчәктә бөтенләй ачылмаска да мөмкин икән әле. Сәбәпсезгә түгел билгеле. 20 июльдә 23 сәг 54 минутта Вахитов районының эчке эшләр идарәсенә, башкаланың гадәттән тыш хәлләр министрлыгына “Аквапарк” бинасыннан шалтырату килә. Анда су суырта торган насос урнашкан торба эченнән югалган баланың туракланган гәүдә кисәкләрен табылар. Төнге икедә Татарстаннның гадәттән тыш хәлләр идарәсе кешеләре 13 яшьлек Сергей Матвеевның чәрдәкләнгән, исләнә башлаган кисәкләрен җыеп ала. Иң кызыгы шунда, малай югалган көннәрне дә су коенып ял итү бинасы эшләгән, үле гәүдә аркылы су аккан, ул су фильтрлар аша үтеп кире бассееннарга чыккан. Кыскасы, 3 июльдән алып 21нә кадәр “Аквапарк”ка килүчеләр мәет суында коенган булып чыгалар. Баланы этләр белән дә эзләп караганнар, ләкин хлорлы су эчендә булгач исне хайваннар да сизмәгән дип киләләр. Татарстан прокуратурасы 13 яшьлек Сергей Матвеев 3 июльдә аквапаркта югалгач, аны урлаганнар дип җинаять эше ачкан иде. Бу көннәрдә вакыйгалар агымы янә үзгәргәч, алар га янәдән башка җинаять эше ачарга туры килә.“Техник сәбәпләр аркасында кешенең үлеменә китерү дигән 109 матдә була ул. Республиканың эчке эшләр идарәсе кешеләре аквапаркта булганнар, монда икенче тапкыр бала үлү очрагы булгач бу катлаулы эшкә тыкшынмаска булганнар. Бу вакыйгада таякның авыр башы “Аквапарк” хуҗалары өстенә төшә, шуңадыр да алар тышка чыкмыйлар, аңлатма бирмиләр. Сергейның әти-әнисенә дә гафу үтенеп, кайгыларын уртаклашу хатлары җибәрмәгәннәр. Бу хакта ваҗигале төстә үлгән баланың әтисе журналистларга биргән әңгәмәсендә әйтеп китә. Бүгенге көндә бу эш буенча тикшерү, тентү эшләре бара. Киров шәһәреннән килгән баланың үлеменең төгәл сәбәпләре ике айдан соң гына билгеле була икән. Татарстан прокуратурасыннан тагын өстәмә мәгълүмат бирә аласызмы дип сорагач: - Башка бернәрсә дә юк!- дип җавап бирделәр. Рүсия буенча аквапаркларда балалар үлү очраклы бер Казанда гына түгел икән. Быелның март аенда Краснодар өлкәсендә 14 яшьлек малай “Лоо” аквапаркында шулай ук сулы торба эченә кереп китеп якты дөнья белән саубуллашкан булган. Рөстәм Исхакый

XS
SM
MD
LG