Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:22

Либиядән Болгарстан табибларын кайтару тырышлыклары дәвам итә


Франциянең беренче ханымы президент Саркозиның тормыш иптәше Сесилия Саркози Ливия башлыгы Муаммәр Каддафи белән Триполидә очрашып, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән табибларны азат итү мөмкинлекләре турында сөйләште. Сесилия Саркози Либиягә Европа комиссиясе әгъзәсе булган Бенито Ферреро Вальднер белән берлектә килде. Алар биш болгар шәфкать туташы белән бер фәлестинле табибны азат итәргә тырышалар. Табибларны СПИД инфекциясен йөзләрчә либия балаларына белә торып йоктыруда гаеплиләр. Либия мәхкамәсе башта аларны үлем җәзасына хөкем иткән инде. Соңыннан ул хөкем карарын гомерлеккә төрмә белән алыштырдылар.

XS
SM
MD
LG