Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа фашистлар кеше үтерә


Бүген Ангарскийда шимбә көнне үтерелгән эколог Илья Бороденко искә алу чарасы узды. Соңгы мәгълүмәтләргә караганда экологлар лагерына һөҗүм итүдә шикләнелгән 20 кеше тоткарланган. Прокуратура, лагерь анархист оешмасыныкы булган, ә инде аларга аннан алда гына кыйналган үз иптәшләре өчен үч алу ниятеннән үтә уң экстремистлар һөҗүм иткән, дип раслый. Лагерь активистларының берсе булган Игорь Козлов сүзләренә караганда, ике арада бернинди дә низаг булмаган, ә инде һөҗүм, яңа фашистларның алдан планлаштырылган акциясе булып тора.
XS
SM
MD
LG