Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ үзләренә килүче юлчылар хакында хәбәрдәр булачак


Европа Берлеге илләре тышкы эшләр министрлары, Европадан АКШка юнәлүче очкыч юлчылары хакында Кушма штатларга мәгълүмәт бирү мәсьәләсендә уртак фикергә килде. Шушы документ нигезендә, Америка ягы үзләренә юнәлүче очкыч юлчылары хакында билегеле бер мәгълүмәт алып, аны 15 ел дәвамында саклый алачак. Бу килешү Европа берлеге белән АКШ арасында елдан артык дәвам иткән бәхәскә нокта куячак.
XS
SM
MD
LG