Якшәмбе көнне Таҗикстанда җир тетрәү һәм таулардан сил төшү нәтиҗәсендә 12 кеше Һаләк булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәглүмәтләренә караганда, Дүшәмбедән төньяк-көнчыгыштагы Ашыт районында сил ташкыныннан 9 кеше һаләк булган. Дистәләрчә йорт җимерелгән, электр чыбыклары өзелгән.
Рашт районында Рихтер шкаласы белән 6 балл җир тетрәүдә 3 кеше һаләк булган.