Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юмагуҗа сусаклагычы ачылды


Узган шимбә Юмагуҗа сусаклагычы ачылды. Аны ачу чарасында республика Президенты Мортаза Рәхимов, Русия Дәүләт думасының экология идарәсе рәисе Владимир Грачев һәм башка рәсми кешеләр катнашты. Чара Мортаза Рәхимовның сусаклагычка шампан шәрабы тондыруы белән ачылды. Мортаза Рәхимов чыгышында моның Русия күләмендә зур вакыйга булуын билгеләде. Аның сүзләренчә, соңгы ун елда Русиядә мондый корылмалар ачылганы булмаган. Ул башта Иштуган сусаклагычы булып төзелә башланган иде. Ләкин дистәләрчә авылны күчерү, чәчү җирләрен су басу зыянын искә алып, ул яңа урында төзелде. Юмагуҗа сусаклагычы 57 километр мәйданны били. Андагы су күләме 890 миллион кубометр, тирәнлеге 26 метр. Сусаклагычны төзүгә 8,5 миллиард сум акча киткән. Ул үзен дистә елдан аклаячак диләр.
XS
SM
MD
LG