Accessibility links

Кабулда Әфганыстанның элекке патшасы Мөхәммәт Заһир Шаһны җирләделәр


Бүген Кабулда Әфганыстанның элекке патшасы Мөхәммәт Захир Шахны җирләделәр. Бу вакыйгага Әфганыстан һәм чит илләрдән рәсмиләр чакырылган иде. Шәһәрдә иминлек чаралары көчәйтелгән. Мөхәммәт Захир Шах дүшәмде көнне 92 яшендә вафат булды. Ул Әфганстанда 1933 елдан идарә иткән. 1973 елда урыннын төшерелгәч, 2002 елга кадәр Италиядә яшәгән. Талиблар реҗимы төшерелгәннән соң иленә кайткан иде. Әфганыстанда 3 көнлек мәтәм игълан ителгән.
XS
SM
MD
LG