Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмзә Шәрипов - “этник авангард” остасы


Хәмзә Шәрипов Казанда 3 нче тапкыр шулай бергә җыеп үз әсәрләрен күрсәтә инде. Рәсем сәнгатен үз итүчеләр аның Төркия, Пакъстан, Гарәп Әмирлекләре, Франциядә үткән күргәзмәләрдәге әсәрләрен дә күреп сөенгән. Казандагы бу күргәзмәгә килгәндә исә, ул аңа 50 яшь тулу уңаеннан оештырылды. Ярты гасырны ваклаган сәнгатькәр пумаланы нык тотамы соң?

“Ул Аллахы тәгаләдән. Кайбер кеше төп әсәрләрен 50 гә кадәр яза. 50 дән соң йомшаклана башлый. Кайбер кешенең еллар арткан саен эшләре көчлеләнә генә бара. Менә безнең Бакый абыйның эшләре шулай. Дөнья күләмендә алсак Рембрандның эшләре картайгач та бик көчле булды”. Хәмзә Шәрипов татар рәссамнары арасыннан Бакый Урманченың эшләрен карарга бик яратам, ди. Ә аны исә исемнәре билгеле булмаган әсәрләр бигрәк тә кызыксындыра. “Тарихтагы Пазыр курганнарында табылган мөселман диненә чаклы булган кыя ташларында калган рәсемнәргә, төрки халыклар дөньясындагы шаһ әсәрләргә, скифларның әсәрләренә ихтибар итәм. Без аларның варислары бит. Мине күберәк көнчыгыш ягындагы халыкларның әсәрләренә игътибарым бик зур минем. Кытай, Япония мине күберәк ни өчендер кызыксындыра. Мөселман дөньясындагы миниатюра сәнгате дә кызыксындыра. Мин алардан өйрәнәм үзенчә бер эчеп туймаслык чишмә кебек”.

Исемеңне дә укымыйча да синең рәсемнәреңне күреп таныйлар икән, бу кабатланмас үз юнәлешең булуы турында сөйли. Миңа да йогынты ясаучылар бардыр анысы, әмма мин алардан ераккарак китергә тырышам, ди рәссам. Хәмзә Шәрипов үзенең чыгышы белән дә ерактанырак шул.

“Мин борынгы татар җирләреннән. Пермьдә Барда районы бар безнең. Аллага шөкер бик матур җирләр. Без үз иркебездә үстек. Ирекле булу мине рәссам иттергәндер инде. Рәссам булу өчен күңелнең, рухның иркенлектә булуы кирәк. Ниндидер бәйсезлектә...”

Пермь өлкәсенең Бардым районы Аклыш авылында туып үскән егет 1987 нче елда Петербурдагы Мухин исемендәге сәнгать- сәнәгать академиясен тәмамлый. Ул Татарстанның, Русиянең һәм шулай ук Юнесконың халыкара сынлы сәнгать ассоциациясенең рәссамнәр берлеге әгъзасы. Халыкара Европа- Азия һуманитар академиянең әшрәфле әгъзасы. Әле яңа гына Русиянең Сарытау шәһәрендә узган “Алтын палитра” бәйге- күргәзмәсенең графикада эксперимент тармагында диплом белән бүләкләнгән. Гомумән, Хәмзә Шәриповны белгечләр үзенчәлекле сәнгать төре- этник авангард тарафдары дип бәяли. Аның әсәрләрендә чигү, бизәкләп туку һәм намазлык сәнгатенең үзгә бер юнәлешләрен күрергә була. Белгечләр бу юнәлешләр көнчыгыш Кытай сәнгате һәм 20 нче гасыр башындагы Көнбатыш Европа модерны белән бәйләнешләрне күрә.

“Монда мине интарсия ысулы белән ясаган рәсемнәр бар. Бу яңадан торгызылган безнең борынгы ата- бабаларыбызның техникасы. Алар ясаганнар аны киездән. Ә мин драп кулланам. Без алар техникасына үзебезнең ниндидер рухны, тойгыларны, фикерләрне өстибез. Шул ысул безгә ярдәм генә. Нинди машинага утырып барасың ул кадәрле мөһим түгел. Кая барасың шул мөһим”,- ди Хәмзә Шәрипов. Җырлы аның юлы. Күп кенә рәсемнәрендә җырлардан юлларны да күрергә була. Бу юллар рәсем белән бергә үрелеп күңелне үзенә тартып тора. Мисал өчен 1996 нчы елда ясалган “Европаны урлау” дип аталган рәсеменә “Су салкыны басар микән йөрәк януларымны” дип язылган. “Якты җыр” рәсемендә “Сагынам туган илемне” дигән сүзләр бар. “Чишмә” рәсеме “Аерылмаек дускаем” дигән сүзләрне үз иткән. Һәм башкалар, һәм башкалар…

Хәмзә Шәриповның Татарстан рәссамнәре берлеге күргәзмәләр бинасында бу күргәзмәсен ачкан вакытта аңа мәдәният министры урынбасары Айдар Гәйнетдинов мәдәнияттагы уңышлары өчен түш тамга беркеткән иде. Сентябрь аенда Хәмзә Шәриповка Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме дә биреләчәк дигән сүзләр бар.

Наил Алан.

XS
SM
MD
LG