Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыллар юллы булырмы?


Юл газабы гүр газабы дигән әйтем озак еллар юлсызлыктан интегүче район, авыл халкыннан еш ишетелә. Алар инде газеталарга да яздылар, җитәкчеләргә дә мөрәҗәгать итеп карадылар. Шул моң- зарлар нихаять Татарстан президентына ук барып җитеп тиешле эшләр башкарыла башлады. Юл булдыру, торгызу мәсьәләсендә республика башлыгы аеруча юлсызлыктан интегүче районнарга игътибар итәргә әмер бирә. Төп эшләр дә нәкъ менә яңгыр-кар яуганнан соң өеннән чыга алмый газапланган авылларда эшләнәчәк икән. Без бу хәбәрне әзерләгәндә республиканың рәсми газеталарыннан саналучы “Ватаным Татарстан” бастырган, быел юллы булачак районнарның берничәсе белән телефон аша элемтәгә кердек. Исемлектәге Әгерҗе, Азнакай районнарының юл төзүгә җаваплы җитәкчеләре урыннарында булмадылар, аларны президентның әмерен үтәү белән шөгыльләнәләр диделәр. Аксубайның таш юллар төзү эше белән безне район хакимиятеннән Рәхимҗан Зәйдуллин таныштырды. Телефон аша сөйләшү болай барды. - Иске Татар Әдәмсуында эш барамы бүгенге көндә!? - Бара.. анда эшлиләр. - Иске Илдерәктә? - Эшлиләр, асфальт җәя башладылар. - Болар бөтенләй юлсыз авыллар идеме? - Әйе, асфальтсыз, юлсыз иделәр… - Бу эш нәкъ быел башланды инде? - Әйе, быел. - Яңа Үзидә? - Күтәргән юл бар иде. Юлны тигезләп чыгып ком ташыдылар, быел бетргә тиеш. - Котловкада? - Анда юк эле…Менә быел 24 км. га якын юл төзергә план, бәясе 116 млн. сумга төшәчәк. Республиканың башка район-авылларындагы кебек мондагы юллар балчык белән күтәрелгән булган, хәзер менә таш җәеләчәк. Ләкин Аксубайдагы атап киткән авыллар Балык бистәсендәге авыллар кебек хуҗасыз түгел икән. - Аларның хуҗалары бар! Шуңа да аларның таш юллы булу мөмкинлеге бермә бер арта, чөнки дәүләткә эшлиләр, ә менә хуҗасыз авыллар нишләр. Алар да такыр юлдан йөриячәк дип ышандаралар инде ышандыруын. Актаныш якларында шулай ук юлсызлыктан интегүче Аккүз, Иске Әгъбәз, Түке, Бүләк, Меннәр авыллары быел ул газаплардан арыначак. Болар без шалтыраткан районнар. Быел 141 авылга таш җәеләчәк дип ышандыралар, ә гомүмән республикада 800гә якын авыл юлсызлыктан интегә. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG