Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия машина заводлары чит ил машиналарын җыючы “Автотор” ширкәтенә каршы көрәшә


Юлларда чит ил машиналары көннән – көн күбәя. Шул рәвешле алар үзебездә ясала торган тимер атларны машина базарыннан кысып чыгара дисәк тә була. Чит ил машиналарын Русиядә җыеп сату эше дә җайга салынды хәзер. Бигрәк тә моның белән Калиниград “Автотор” ябык акционерлык җәмгыяте шогылләнә. Бүген анда КИА, ВМW, General Motors маркалы машиналар җыела. Гадәттә аларның бәяләре безнең машиналардар әллә күпмегә кыйбат булмый, шуңа да, халык аларга өстенлек бирә. Аның каравы чит ил машинасын үзебездә җыеп сату Русиянең башка автомобиль заводларына ошап бетми. Алар фикеренчә “Автотор”га мондый мөмкинлек бирү, бу Русия машина төзелеше өлкәсендә көндәшлекне үстерми. Шунлыктан Сергей Когогин җитәкләгән Русиянең машина төзү берләшмәсе, Русия премьер-министры Михаил Фрадковка, “Автотор”га чит ил машиналарын җыерга рөхсәт итмәскә сораганнар. Бу берләшмәгә, “Авто ВАЗ”, “Камаз”, “Зил”, “Северсталь-авто”, “Иж авто” ширкәтләре кергән. Моңа кадәр бу фикерне Русиянең сәнәгать һәм энергетика министрлыгы, Русиянең икътисадий үсеш министрлыгы да хуплап чыккан иде. Хәзерге вакытта бу министрлыклар, 2008 нче елны 1 гыйнварыннан “Автотор”дан бу мөмкинлекләрне алырга диеп проект барлый. Алар фикеренчә, “Автотор” әкренләп чит ил машиналарын бөтенләй үзләрендә чыгара башларга тели икән. “Автотор технология һәм үсеш” иширкәте җитәкчесе Александр Сорокин исә, моны инкарь итте һәм федераль канун нигезендә, “Автотор” ширкәте чит ил машинасыгн тагын 10 ел дәвамында җыя ала әле, бу эшне беркем туктата алмый дип белдергән. Машина төзелеше өлкәсендәге белгечләр фикеренчә әгәрдә “Автотор”дан чит ил машиналарын җыю мөмкинлеген алсалар бу Калининград өлкәсендә инвесторлар җәлеп итү эшен катлауландырачак.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG