Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амур өлкәсендә су басу


Амур өлкәсенең Зей һәм Тында районнарында су басу нәтиҗәсендә гадәттән тыш реҗим саклана. Зей шәһәрендә 20 дән артык йорт су астында калган, 120 кеше башка урынга күчерелгән. Зейдә торба шартлау нәтиҗәсендә халык эчәр сусыз калган. Овсянка авылында 40тан артык йорт суга баткан. Радиобыз хәбәрчесе мәгълүмәтләренә караганда, халык бу бәләләрдә гидроэлектр станциясе җитәкчелеген гаепли. Алар фикеренчә, әгәр дә энергетиклар яңгыр суларыннан тулган су саклагычтан суны иртәрәк агыза башлаган булса, мондый аяныч хәл килеп чыкмас иде.
XS
SM
MD
LG