Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:36

Казанда Татарстан хатын кызлары форумы әзерләнә


Сентябрнең 12-сеннәп 14-енә кадәр Казанда 21 гасыр хатын кызлары гаилә һәм җәмгыять дигән темага Татарстан хатын кызлары форумы узачак. Җыелыш кысаларында Мөхлисә Буби исемендәге фонд төзү дә программага кертелгән. Пленар утырыштан соң хатын кызлар форумында 5 секция эшлиячәк. Анда “Хатын-кызлар мәдәният диалогында”, “Бүгенге гомүмиләштерү заманында традицияләрне һәм милли үзаңны саклау”, “Исламны торгызуда хатын- кыз роле”, “Бүгенге яшьләр һәм традицияләр дәвамы”, “21 гасырда хатын-кыз һәм гаилә” дигән темалар каралачак. Форумга килүчеләр, “Алтын Менбәр” мөселман кинофестиваленең ябылышында да катнашачак. Бу хакта Татарстанның мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG