Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсенең Байбы авылында хәтер көне үтте


Соңгы елларда Омски өлкәсенең кайбер татар авылларында мәрхүмнәрне искә алу, ягъни хәтер көннәре үткәрү гамәлгә керә башлады. Бу чараларның кайберләре турында “Азатлык” радиосында да хәбәр булган иде. Дөрес, хәтер көне дип игълан ителмәсә дә, элекке елларда да кайбер авылларда мәрхүмнәр рухына күмәкләп дога кылулар оештырыла иде. Мәсәлән, Усть-Ишем районының Кайнавыл, Көмешле, Убавыл, Тибенде авылларында узган гасырның 90-нчы елларында астаналар, ягъни моннан 600-дән артык ел элек Себер якларында Ислам динен таратып йөргән шәйхләр каберлекләре янында халык дога кылырга җыела иде. Аннан соңгы елларда Большеречье районының Яланкүл, Үләнкүл, Тосказан, Каракүл, Черналы авылларында да зират, яисә мәчет янында җыелып, мәрхүмнәр рухына дога кылулар, намаз укулар, көръән ашлары әзерләү оештырыла башланды. Яланкүл һәм Үләнкүл авылларында быел да июнь аенда хәтер көннәре үткәрелде. Әйтергә кирәк, халык бу чарага зур хөрмәт белән карый һәм, үткәргән очракта, зурлап үткәрә. Бу көнне авылга, Сабантуй бәйрәменә кайткан кебек, күпләп кунаклар кайта. Шунсы да игътибарга лаек, чарада яшьләр һәм балалар күп катнаша.

Узган җомгада хәтер көне Тевриз районының Байбы авылында булып узды. Чараның төп оештыручылары Байбыда туып үскән, бүгенге көндә Тубыл шәһәрендә яшәүче, Гөлфизир ханым Абдрахманова һәм аның бертуган энесе Мөхәммәт әфәнде булдылар. Әлбәттә чара ике кеше теләге һәм көче белән генә оештырылмады, ярдәм итүчеләр күп булды. Төмән шәһәренең “Нур”татар мәдәният үзәге директоры Фәридә ханым Бабина, Тевриз район үзәгенең ветераннар оешмасы рәисе Руслан Бариев, Тубыл районы Сабанак авылы мәчете имамы Рәхимчан хәзрәт Бухартдинов һәм башкалар әлеге чараның мәтди ягын кайгыртуда һәм оештыру эшләрендә булышлык күрсәттеләр. Байбы халкы да битараф калмады, Көръән ашы әзерләргә булышты.

Хәтер көне ир-атларның зиратта намаз укуларыннан башланып китте. Аннан соң халык мәчеткә җыелды. Анда бергәләп өйлә намазы укылды. Намаздан соң барсы да мәктәптә әзерләнгән хәтем ашыннан авыз иттеләр. Анда да әрвахлар рухына Корьән аятләре укылды. Корьән ашыннан соң мәктәп янындагы мәйданда Тевриз мәдәният йорты һәм авыл сәнгатькәрләре көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде. Анда төп оештыручы Гөлфизәр ханым Абдрахманованың шигырьләре укылды, аның сүзенә язылган җырлар җырланды. Шигырьләрнең кубесен чыгышы белән УстьИшим районының булган, хәзерге көндә Тубыл шәһәрендә яшәүче Роза ханым Яхина укыды.

Дога кылдым изге айда Рамазанда,

Багышладым җирдән киткән барлык җанга.

Теләк телим сезгә, диеп, әрвахларга,

Якыннарым бик күп бакый дөньяларда.

Ничә буын әбиләрем, апаларым,

Әткәм, әнкәм, яшьли киткән апаларым,

Абыем да, дуслар, башка туганнарым.

Әле күпме әйтелмичә калганнарым.

Бәндә бит ул, гөнаһлары бәлки бардыр.

Яткан җире киң түгелдер, шаять тардыр.

Минем изге теләкләрем барып җитсен,

Догаларым әрвахларга ярдәм итсен.

Кабул әйлә, раббым, балаларың гыйбадәтен.

Сөннәтләрен, фарзларын, ярлыкагыл.

Газиз җаннар оҗмахларда урын алсын,

Мәрхәмәтле Ходай сезне ташламасын.

Сания Мирхалеева, Омски

XS
SM
MD
LG