Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:09

Анталиядә юл казасына юлыкканнардан 9 кеше Казанга кайтты


Төркиянең Анталия һава аланына барганда юл казасына очраганнардан 4 кешенең кайчан Казанга кайтасы әлегә билгеле түгел. Кимендә алар әле анда бер атна булачак, дип хәбәр итте Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәтбугат хезмәте башлыгы Андрей Радыгин. 30 яшьлек Елена Һадиева бу казага 13 атналык көмәне белән тарыган булган. Бүгенге көндә ул Анталиядәге хастаханәдә табиплар күзәтүе астында. Ире Владимир Перчаткин да аның белән бергә. Табиплар Һадиевага УЗИ ясап, балага зыян килмәгән дип белдергәннәр. Әмма ул үзе исә, коерык сөяге һәм умрау сөягенең нык авыртуын белдергән. Авырлы булганга күрә, аңа рентгент ясалмаган. 29 яшьлек Вероника Пигелеваның тәрәзә ватыкларына аркасы киселгән булган. Яраларны текәннәр инде. Ире 31 яшьлек Денис Козин да аның белән бергә Анталиядә кала әле.

9 кеше Казанга кайтты инде. Алар утырган очкыч пәнҗешәмбе Мәскәү вакыты белән 11 сәгать 45 минутта Казан һава аланына төшеп утырды. “Мәскәү вакыты белән 16 сәгатьтә Анталиядән Казанга тагын ике кеше очачак. Алар ирле- хатынлы Әлфия белән Рафаэль Ихсановлар. Аннан соң төнге 12 нче 15 минутта тагын бер очкычта Казанга тагын өч кеше юлга чыгачак”,- дип белдерде Андрей Радыгин.

Инде билгеле булганча, Кемердан Анталиягә баручы казага тарыган автобуста барлыгы 18 кеше булган. Аларны Төркия ягында кабул иткән “Пегас Туристик” ширкәте бөтен чыгымнарны да үз өстенә алган. Бу хәлдән соң кайбер мәгълүмәт чаралары юл һәлакәтенә юлыканнар арасыннан 4 кешене Казандагы “Интурцентр” җибәргән булган, дигән хәбәр дә таратты. Әмма аның башлыгы Марсель Мусин: “Анда безнең бер сәяхәтчебез дә юк. Җыен чүп- чарны язганнар”,- дип белдерде. Без бу хәлгә юлыгучыларның кайсы сәяхәт ширкәтеннән икәннәрен белү өчен төрле урынга шалтыратып караган идек. Әмма безнекеләр түгел, дигән җавап ишетергә туры килде. Ә берәүләр, кемнән киткәннәрен белә алуыгыз икеле. Казанда бу эш белән шөгыльләнә торган 250- ләп оешма бар, дип белдерделәр.

Казандагы сәяхәт ширкәтләренең кайсына гына шалтыратма, Анталиядәге бу каза анда ялга барырга җыенучыларга бер нинди дә тәэсир ясамады. Бер кем дә без кире уйладык, бармыйбыз дип әйтмәде, дип белдерделәр. Август башына кадәр Казаннан китүче очкычларга билетлар сатылып беткән инде. Атнасына 6 очкыч ул якларга юл тота.

Төркиядәге бу каза Русиялеләр өчен әллә ни зур яңалык түгел. Ял вакытында җәй көннәрендә ел саен мондый хәбәрләр килеп тора. Мисал өчен, 2005 нче елның май ахырындагы юл казасында Түбән Новгородтан килгән 30 яшьлек ир кеше үлгән. Калганнар тән җәрәхәте алган. Шулай ук 2006 ның май ахырында булган казада, Мамыкаладан Анталиягә кайткан вакытта автобус юеш юлда таеп юл читенә төшеп әйләнә. Бер кеше үлә, 36 кешегә зыян килә. Һәм башкалар, һәм башкалар… Ә Казандагы сәяхәт ширкәтләренең вәкилләре Казаннан китеп Анталиядә ял итүчеләрнең бер юлы шулай 18 кешенең юл казасына эләгү очрагын хәтерләмибез, дип әйттеләр.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG