Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски яшьләре Казаннан кайткач


Мәгълүм булганча, 17-нче Татар яшьләре көннәре Мөселман яшьләре Форумы белән бергә оештырылды. Яшьләр көннәрендә Омскидан вәкилләр һәръелны катнашып киләләр һәм быел да анда баручылар булды. Дөрес, быел берләштерелгән чараның көймәдә үтүе һәм анда 150-ләп кенә кешенең катнаша алуы сәбәпле чакыру ике генә кеше килгән иде. Казанга татар яшьләре көннәренә Мансур Таҗиев белән Галия Курамшина бардылар. Чара тамамлангач дүшәмбе көнне яшьләр Омскга әйләнеп кайттылар.

Гадәттә Казаннан яшьләр татар яшьләре көннәрендә катнашуларыннан бик канәгать булып кайталар. Хәзер дә аерма булмады. Яшьләр Татарстаннан ифрат дәртләнеп, хисләнеп кайтканнар.

Бик кызыклы булды, кызыклы кешеләр җыелган иде, күп конкурслар, очрашулар оештырылган булуы ошады, кызыклы мизгелләр күп булды,-ди Мансур. Татар телендә аралашу ни дәрәҗәдә булды,- дигән сорауга ул, татарча күпләр аңлый иделәр, әмма тулысынча түгел, шуңа күрә беренче очрашулар саф татар телендә барса, аннан соң рус теленә күчәргә карар иттеләр,- дип җавап бирде.

Буш вакыт бик аз булды, программа буенча вакыт минутлап бүленгән иде, көндезен экскурсияләргә, тел, бию дәресләренә йөрдек, бары да яшьләргә кызыклы булсын өчен уйланып эшләнгән иде,-дип сөйли Галия.

Дини һәм дөньяви яшьләр чарасын бергә үткәрү уңайсызлыклар тудырмадымы, дигән сорауга Мансур: “Мөселман яшьләре асылда үз чараларына йөрделәр, без үзебезнең очрашуларда булдык, көчле музыка яңгыратып намаз укырга комачаулаган чаклар булды, әмма андый проблемалар бик тиз хәл ителә, музыканы туктатып торалар иде”-, дип җавап бирде.

Татар яшьләре көннәрендә катнашкан Мансур Таҗиев һәм Галия Курамшинаның хәзер теләкләре – тагы да татар яшьләре көннәренә бару. Анда бару өчен без тырышачакбыз,- диде Галия.

Моңа кадәр татар оешмалары эшендә бик үк актив булмаган бу яшь милләттәшләребез Казаннан кайтуга Омски татар яшьләре оешмасының эшен җанландыру турында уйлый башладылар һәм бу юнәлештә кайбер тәкъдимнәрен дә керттеләр.

Розалия Сайганова, Омски

XS
SM
MD
LG