Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:43

Җурналист ришвәт алуда гаепләнә


Азәрбайҗан хакимиятләре, оппозициядәге “Безнең юл” газеты җурналисты Мушфиг Гусейновны ришвәт алуда гаепли. Баку аны 3 айга кулга алырга рөхсәт биргән. Генпрокуратура раславына караганда, Гусейнов сишәмбе көнне, аның хакында мәкаләне басмау бәрабәренә бер рәсмидән ришвәт алганда тоткарланган. Халыкара оешмалар Азәрбайҗанда җурналистларны эзәрлекләүгә карата борчылу белдерп килә. Быел гына анда 7 киңкүләм мәгълүмәт чарасы хезмәткәре мәхкамәгә тартылган.

XS
SM
MD
LG