Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялган очкыч деталләре сатучылар тотылды


Русия хокук саклау оешмалары, очкычлар өчен охшатып ясалган ялган деталләр җитештереп сатучы җинаятчел төркемне фаш итү турында хәбәр итте. Ярослав өлкәсенең Рыбинский шәһәрендә 6 кеше тоткарланган. Алардан Ил 76, Ту-154 очкычлары өчен әзерләнгән ялган деталләрне табып алганнар. Тикшерүләр нәтиҗәсенә караганда, бу төркемдә “Сатур” дип аталган очкычлар җитешетүче завод хезмәткәрләре дә булган. Бу ялган деталләр Русия һәм чит ил һава ширкәтләренә сатылган.
XS
SM
MD
LG