Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:55

Мөселман җәйләүләренә рус балаларын да алып киләләр


Чәршәмбе көнне Казанның “Сөләйман” мәчете каршында эшләүче мөселман җәйләүеннән кызлар елаша-елаша таралышты. 3 атна бергә булдылар алар. Казанда соңгы елларда мөселман җәйләвекләре күп эшли башлады, әмма аларда балалар иртән килсә, кичен өйләренә кайтып китә. Бары “Сөләйман” мәчетендә генә балалар куна-төнә 20 көн ял итә ала. Монда Русия төбәкләреннән дә, Татарстан районнарыннан да килергә тырышалар.

Барлыгы “Сөләйман” мәчете җәйләүендә 45 кыз ял итте, аңа кадәр 50 малай булып киткән иде. Теләүчеләр шул хәтле күп булу сәбәпле, 1нче августтан тагын бер малайлар төркемен җыярга булаганнар. Мәчетнең уку-укыту өчен җаваплы булган Мәликә Гыйльметдинова

Инде кыштан ук мөрәҗәгать итәләр. Май уртасына урыннар калмый.

Мәликә ханымга кушылып “Сөләйман” мәчетенең имамы Илдар хәзрәт Баязитов:

Минем балам урамда йөрмәсен, мәчеттә тәртипле була дип рус кешеләре дә алып киләләр

Мөселман җәйләвегендә тәрбия бирүне вәгазь итеп түгел, ә уеннар аша алып баралар. Форд баярд, “Гүзәл мөслимә”, күңелле стартлар.. бу уеннарның берничәсе генә. Җәйләвектә балалар 20 көн булды. Шуның һәр көне нәрсәгә дә булса багышланган.

Кызларның барысы да яулыктан иде. Күбесе аны җәйләүгә килгәч кенә бәйләгәннәр, чөнки мөселман гаиләләреннән түгел. Бары Казан кызлары гына мәктәптә дә шулай яулыктан йөрүләрен әйттеләр. Авылныкылар әле ояла булып чыкты.

Яулыклы кызларның туп тибүләре, киемнән бассейнда коенулары гаҗәп билгеле – гадәтләнмәгәнгәдер. Әмма җәмгыять үзгәрә, мөселман җәйләвегенә балаларны китерергә теләүчеләрнең артуы да шул хакта сөйли. Бүгенге көндә “Болгар“,“Мәрҗәни” мәчетләре каршында мөселман җәйләүләре эшли. Шулай ук Русия төбәкләрендә дә алар арта бара. Әлегә кадәр мөселман җәйләүләрен тотарга эшмәкәрләр генә ярдәм итсә, инде шәһәр җитәкчеләре тә үз өлешен кертә башлаган.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG