Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:39

Татарстандагы һава алланарының начар хәле хөкемәтнең дә көн кадагына менде.


Сишәмбе Татарстан министрлар кабинетында узган утырышта хокүмәт җитәкчелеге Татарстанның “Казан”, Бөгелмә һәм Бегишево Һава аланнарын тикшерде. Биредә башта халык фикерен белдергән фильм күрсәтелде. Күбесе һава аланында юнле утыргычлар, бәдрәфләр, мәгълүмат такталары һәм башка уңайлыклар юк дип белдерде. Фильмны караганнан соң премьер – министр Рөстәм Миңнеханов утырышта җыелганнарга болай диде.

Хокүмәт әгъзалары, түрәләр, һава аланнарында ВИП заллар аша үтә, шуңа күрә халыкны борчыган мәсьәләләрне белмиләр, гомуми кулланучылар залын да шундый яхшы дип уйлый алар. Түрәләрне дә халык йөргән җирдән чыгарырга кирәк., белерләр иде алар. Күптән түгел бер дустым әйтте, гомуми залда әле бәдрәф тә эшләми икән әле. Моннан болай үзем дә шушы гади халык өчен каралган заллдан үтәм. Бүгенге көндә һава алынының бинасын гына түгел, ә гомумән аның идарә итү төзелешен үзгәртеп корырга кирәк.

Аның каравы премьер – министр сүзләренә җавап биргәндә “Казан” һава аланы җитәкчесе Петр Трубаев югалып калмады. Гомуми залда уңайлылык шартларын арттырабыз, бу өлкәдә эш алып барыла, шуңа күрә түрәләрнең гади халыкка ясалган залдан үтүләре безне куркытмый дип белдерде.

Моннан тыш утырышта Һава аланын төзекләндерү өчен инвестицияләр табу мәсьәләсе дә каралды. Биредә катнашкан “Камаз” ширкәте җитәкчесе Сергей Когогин “Без инвестицияләр кертергә әзер, ләкин без бу акчаларның бушка китмәвен белергә тиешбез” диде. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры белдергәнчә, быел Татарстан һава аланнары 310 мең пассаҗирга хезмәт күрсәткән. Бу күрсәткеч узган елгыдан шактый артык булса да, республика һава аланнары пассаҗирлар саны буенча әле барыбер дә Башкортостан, белән Самарның һава алланнарыннан күпкә түбән әле. Һава аланың төзекләндерүгә бүген 40-50 миллион доллар кирәк.

Утырышта шулай ук тиздән инвесторларны җәлеп итү уңаеннан “Казан” һава аланын аукционга куелуы турныда әйтелде. Инде бүген берничә Европа ширкәте бу һава аланының хуҗасы булырга тели.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG