Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:55

16 яшьлек терминатор


Уфада бер кыз милиция хезмәткәрләренең сабагын укыткан. Башкаланың Калинин районында иртәнге дүрттә ләх исерек кызны милиция тоткарлап эчке эшләр бүлегенә алып барганда кыз “тугарылып киткән”. Ул ялт итеп машинаның арттагы утыргычыннан алга күчеп утырган һәм машина йөртүченең башына типкән. Машина йөртүче аңын югалткан, “УАЗ” тукталышны таптап узып, тротуардагы “Москвич” машинасы өстенә барып менгән. Кызга 16 яшь.

XS
SM
MD
LG