Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда АКШ галимнәре белән бәйлеләр тоткарлана


Иранда, май аенда кулга алынган галимнәр белән бәйле булуда гаепләнгән берничә кеше тоткарланган. Иранның иминлек хезмәте башлыгы Голамхөсәен Мөхсини Әҗи, кулга алынган галимнәр Халех Әсфәндиари һәм Киан Таҗбакш тарафыннан төзелгән челтәрнең бер өлеше булган, “җирле агентлар” төркеме фаш ителде, дип хәбәр итте. Ике галим дә котркычлык эше алып баруда гаепләнә. Алар Иранга туганнары белән күрешергә кайткач кулга алынган. Әсфәндиари белән Таҗбакшны азат итүне таләп итеп, Акш инде берничә тапкыр Иранга мөрәҗәгат итте.
XS
SM
MD
LG