Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

Җәмәгать утырышчылары шартлаулар оештырган дип фаразланган 4 кешегә үз хөкемен чыгарды


“Коммерсант” газетасы бу хәлгә үз бәясен бирде инде. Мәкалә “Татар җәмәгате чеченнар кебек шартлаткан” дип атала. Һәм энерго террорчыларына карар чыкты дип белдерелә. Җәмәгать мәхкәмәсе алдына басучыларның икесе татар кешесе. Алар Вильсур Хәйруллин һәм Рәүф Зиннуров. Ә тагын икесе Сәед- Мөхәммәд Дангаев һәм Лема Атуев Чечнядан. Аларның 4 сен дә бу утырыш җинаятьчел кораллы кануный булмаган төркемдә катнашуда, шулай ук корал һәм шартлаткычлар ташуда гаепләде. Җәмәгать мәхкәмәсе тикшерү гәепләвенең берсен- аларның Казандагы электр үткәргечне шартлатырга җыенуын дәлилләнмәгән дип кире какты.

Тикшерү уйлавынча, ике ел эчендә генә бу төркем Татарстан, Башкортстан, Киров, Ульян һәм Самар өлкәләрендә нефть, газ һәм электр үткәргечләрен 11 тапкыр шартлаткан. Аерым алганда алар Самара өлкәсенең Сергиевски районындагы Кутузов авылыннан 10 чакырым ераклыктагы югары вольтлы электр чыбыгының баганасын шартлаткан. Белгечләр 2005 нче елның 6 гыйнуарында булган бу шартлауның көче 5 кило тротил эквивалентына тиң дип белдерә. Күрше багана төбендә дә тагын шартлаткыч табылган. Әмма ул шартлатылмаган. Бер атна үткәч тә бу төркем Ульян өлкәсенең Яңа Чирмешән авылы янындагы газ үткәргечне шартлата дип белдерелә. Шул ук елның җәй башында Татарстанның Теләче районы Олы Нырсы авылынан үтүче электр үткәргечендә дә шартлау була. Олы Нырсыда яшәүчеләрнең берсе булган иде андый хәл диде. “Бер багана ауган иде инде. Таш багана. Түгәрәк юан”. Әмма кем белән генә бу хакта сөйләшә башласак та, кем шартлаткан иде аны дип сорагач, бер ни дә әйтә алмыйбыз, диюдән узмадылар.

Тикшерү белдерүенчә, бу төркемне 2003 нче елда Чаллы җәмәгате вәкилләре Хәйруллин һәм Зиннуров оештырган. Ә җәмәгатьнең үзенә килгәндә исә, ул узган гасырның 90 нчы еллары ахырында барлыкка килә. Хаттаб һәм Шамил Басаев теләге белән Татарстандагы хәлне тотрыксызландыру өчен оештырыла. Янәсе алар Казан 1000 еллыгын үткәргән вакытта, кешеләр күп җыелган урыннарда шартлаулар үткәреп төп гамәлләрен оештырырга тиеш була. Бүгенге көндә җәмәгать башлыгы Илһам Гомәров һәм аның 16 әгъзасының эше Татарстанның югары мәхкәмәсендә карала.

Ә инде Хәйруллин һәм Зиннуров эшенә килгән вакытта, тикшерү белдерүенчә, 2002 нче елның ахырында алар Чечняның элекке көрәшчесе Сәид- Мөхәммәд Дангаев белән Чаллы базарында таныша. Ул анда йөкче булып эшләгән. Дангаев аларны Лема Атуев белән таныштыра. Янәсе Хәйруллин һәм Зиннуров аңа җиһатта катнашасыбыз килә дип сөйләгән. Атуев бу хакта үзенең командирларына хәбәр иткән. Командирларга чаллылыларның теләге ошаган һәм Зиннуров белән Хәйруллин шул ук елның ноябрь аенда шартлаткычларның бер өлешен алып кайта. Тикшерү фаразлавынча, алар шартлаткычларны кыр командирлары биргән махсус китаптан өйрәнеп үзләре әзерләгән.

Җәмәгать мәхкәмәсе чыгарган карарга килгән вакытта исә, гәепләнүчеләрнең берсенең адвокаты бу утырыш вакытында алга таба бу карарны шикаять итәрлек җитди бозулар булды, дип белдерә. Татарстанның югары мәхкәмәсе карарын бу атнада ук чыгарыр дип көтелә.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG