Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Татарстан белән Федераль үзәк арасындагы шартнамәне имзалады


Пәнҗешәмбе Русия президенты Владимир Путин, Татарстан белән Федераль үзәк арасындагы шартнамәгә кул куйды. Искә төшерик әлеге шартнамә Русия Думасы тарафыннан 2007 елның 4 июль көнне расланган иде, 11 июльдә Федерация Шурасы да аны яклап чыкты. Күптән түгел ясаган әңгәмәләрнең берсендә Республика президенты Минтимер Шәһмиев, әлеге шартнамә Русиянең бөтенлеген ныгыта, аңа демократик ил буларак үсергә ирек бирә. Әлеге шартнамә 10 елга төзелә. Аның нигезендә Русия белән Татарстан арасындагы икътисади, экологик, мәдәни һәм башка кайбер сораулар уртак хәл ителәчәк. Татарстан җитәкчелеге Русия тарафыннан бу шартнамәне кабул итүне Республиканы җиңүе дип саный. Аның каравы бер рәхәтнең бер михнәте бар дигәндәй, Татарстанның кайбер сәясәт белгечләре, журалистлары шартнамәнең тискәре якларында фаразлый.

XS
SM
MD
LG