Accessibility links

Газзәдә 3 фәлестин сугышчысы үтерелде


Газзә Сызыгында Ислам җиһады дип аталган экстремист төркемнең 3 юагры җитәкчесе Израиль боралагыннан атып үтерелгән. Боралак алар утырган машинага ракета аткан. Алар арасында Ислам җиһады гаскәрләрен җитәкләүче Гомәр әл Хатип та булган. Израиль хәрбиләре тарафыннан ике фәлестинле үтерелгән дип хәбәр ителә. Шуларның берсе, Хәмас төркеме сугышчысы Газзә сызыгында атышлар вакытында үтерелгән. Икенче фәлестинле Үрдүн елгасының көнбатыш ярында, Израиль солдатына һөҗүмнән соң үтерелгән дип, хәрбиләр хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG