Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык Микрофон: Русия-Татарстан Шартнамәcен Путин имзалауга сезнең мөнәсәбәтегез?


- Шартнамә 1994 елда да бар иде. Шулай да бу Шартнамә белән Татарстан үзенең мөстәкыйльлеген дә алды әзрәк кенә булса да. Әмма шулай да Татарстан Мәскәүгә буйсыныбрак эшли. Мәскәү барыбер үзенә тарата. Татарстан мөстәкыйльлекне экономика, сәнагать буенча алды. Тел буенча ике теллелек, ягъни, Татарстан президенты киләчәк сайлауда ике телне белергә тиеш. Рус телен һәм татар телен. Татар теленә ихтыяҗ көннән көн артып тора.

- Мин бу яңалыкны ишетмәгән идем әле, менә сездән беренче ишетәм. Мин Татарстан да яшәүче буларак, үземнең Президентыма ышанам, димәк шулай булырга тиеш.

-Бик яхшы, әйбәт булган . Алга таба карарбыз, шунннан белербез.

- Мин бар Шартнамәләрне дә хуплыйм, әмма барысы да халык яхшы яшәсен өчен булсын иде.

- Юк , мин ишетмәдем.

- Бу аның карамагында инде.

- Татар теле бетмәсен инде безнең туган телебез.

- Хуплыйм. Менә мин бүгенге көнгә Минтимер Шәймиевнең бөтен эшләгән эшләренә дә кул куяр идем, чөнки мин яшәп карадым Мәскәүдә дә. Татарстанның Мәскәүдә тәҗрибәсе бик зур. Мин бик горурланам Татарстанда яшәгәнемә. Менә мин Татарстанга кайтканннан бирле, мин монда бер ел инде, үземне аталы -аналы гаиләдә итеп кебек хис итәм. Шуңа күрә бу көнгә кадәр сәясәт бик дөрес, матур килеп баргач, мин хуплыйм бар нәрсәне дә Минтимер Шәймиев кул астында эшләнгән әйберләрләргә.

Татарстанга бу Шартнамә Русия оешмаларыннан инвестицияләр кертүгә ярдәм итәчәк. Менә мин үзем бухгалтер булып эшлим, фән өлкәсендә, бик күп нәрсәләр Русия бюджетыннан килә, Татарстанныкыннан түгел.

- Ә мин карамадым да, бернәрсә дә белмим. Үзең эшләп алсаң, шул инде ярый инде. Миңа әллә бар, әллә юк. Татарстанга нәрсә биргәнен күргәнем дә юк, ишеткәнем дә юк, өметләнгәнем дә юк. Менә яшибез, шунда, акча алалмыйбыз, шулай төрле эштә эшләүче булып яшибез инде. Татарларга татарча булсын, татар илендә яшәп, менә монда инглизча, русча язып бетергәннәр, татарча бер җирдә язылмаган . Нәрсә инде ул? Монда бит англичаннар , руслар яшәми, монда татарлар күбесенчә яши.

-Бүгенге көндә халык безнең бөтен яңа ачышларга, яңа вакыйгаларга бик нигатив карашта. Ләкин мин уйлыйм алга баруда безнең кечкенә генә адымнарыбыз бик әйбәт булачак . Бәлкем, өметләнәсе килә, гади халыкның тормышы бераз яхшырак булыр. Минемчә, 10 ел элек тормыш белән чагыштырып карасаң, халык яхшырак яши.

- Мин сәясәттән ерак торам.

- Ооо! Бик әйбәт булды. Барыбер хәзер үзебезне иркенрәк тотарбыз.

Без миллләт бит хәзер. Без башлагач, башкалар да башларлар инде, шунсы бар. Нәрсә булса да, яхшы булсын инде.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG