Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия” фиркасе киңәшмә үткәрде


“Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан бүлеге идарәсе үзенең чираттагы киңәшмәсен үткәрде. Анда агымдагы мәсьәләләр белән беррәттән киләчәккә бурычлар да каралды. Утырышны “Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан бүлеге сәяси шурасы сәркәтибе Энгельс Колмөхәмәтов алып барды. Аның сүзләренчә, хәзер фирка алдында иң төп бурычларның берсе – Русия Дәүләт Думасына сайлауларга әзерләнү һәм үз вәкилләрен әзерләү. Шул ук вакытта Энгельс Колмөхәмәтов башка мәсьәләләргә дә тукталды. “Бердәм Русия” илдәге әйдәүче фирка булып калырга тиеш, шуңа күрә дә безгә илдәге барлык проблемаларның уртасында кайнау кирәк” – дигән фикерен дә яңгыратты Колмөхәмәтов әфәнде. Мәгълүм булуынча, ул бу вазыйфада яңа кеше, шуңа да аның фирка эшчәнлеген җанландыру тәңгәлендә кайбер тәкъдимнәре дә булды.



Киңәшмә эшендә фирканең Башкортстан бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Исмәгыйль Габитов та чыгыш ясады. Ул күбрәк “Бердәм Русия”нең яңа әгъзалар белән тулылануы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, фирканең әгъзалары даими артып тора һәм алар арасында төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтәге кешеләр бар.



“Бердәм Русия” фиркасенең тәэсир көче Башкортстанда да бик көчле. Ни өчен дигәндә, аны күп җирдәге кебек үк биредә дә республика җитәкчелеге яклый һәм төрлечә ярдәм күрсәтә.

XS
SM
MD
LG