Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:50

Салават Юлаев эзләре буйлап


Шул ук вакытта Ырынбур өлкәсенә бер төркем журналистлар атнакич көнне үк сәфәргә чыгып китте. Аларның анда үз максаты бар. 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышында Салават Юлаев отряды эзләре буйлап чираттагы экспедициягә китте алар. Мондый сәфәрләр башка елларда да төрле тарафларга булган иде инде. Быелгысы бишенче тапкыр була. Әлеге чараны, гадәттәгечә, Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе оештыра.



Әлеге экспедиция программасында – Ырынбурдагы тарихи-туган якны өйрәнү музеена бару, Салават Юлаев һәйкәленә чәчкәләр салу, шулай ук өлкәдә яшәүче татарлар һәм башкортлар белән очрашулар каралган.



Ырынбурга сәяхәтнең максатлары хакында Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Матбугат идарәсе башлыгы урынбасары Фәнил Кудакаев сөйләде.



Башкортстаннан Салават Юлаев эзләре буйлап йөрүче жарналистлар 28 июль көнне Ырынбурда үтәчәк Башкортстан мәдәнияте көнендә дә катнаша һәм аннан үзләренең язмаларын, телевидение һәм радио тапшыруларын әзерләячәк.

XS
SM
MD
LG