Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:17

Башкортстан вәкиллеге Ырынбурга бара


Бу шимбәдә Ырынбур өлкәсендә Башкортстан мәдәнияте көннәре башлана. Шушы уңайдан Башкортстаннан зур гына рәсми вәкиллек шимбә көнне Ырынбурга сәфәргә китә. Вәкиллеккә республика президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелек итәчәк. Башкортстан вәкиллеге Ырынбурдагы көннәр көннәр кысаларында оештырылачак күп чараларда катнашачак. Башкортстан вәкиллегенә республиканың рәсми җитәкчеләре, шулай ук БР Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы, Башкортстан “Китап” нәшрияты, республика Милли китапханәсе вәкилләре, шулай ук танылган сәнгать осталары да керә.



Ике ел элек Башкортстан Республикасы күрше төбәге Ырынбур өлкәсендә үзенең даими вәкилчелеген ачкан иде. Шуннан соң ике арадагы икътисадый хезмәттәшлек кенә түгел, ә милли-мәдәни багланышлар да икенче сулыш алды. Әле Ырынбурда үтәчәк Башкортстан мәдәнияте көннәре дә шул вәкилчелек башлангычы белән оештырыла.



Ырынбурга сәфәр барышында Башкортстан Президенты Рәхимов өлкә губернаторы Чернышев әфәнде белән белән эшлекле сөйләшүләр алып барачак. Очрашу йомгаклары буенча үзара хезмәттәшлек турындагы Килешүгә Беркетмә имзалау көтелә.

Мәдәният көннәре кысаларында Башкортстаннан барган кунаклар катнашлыгында бихисап чаралар үткәрү каралган. Күрше өлкәнең мәдәният өчен җаваплы җитәкчеләре белән очрашып сөйләшүләр алып бару мөһим урынны алып тора. Шулай ук Ырынбур өлкәсендәге башкортлар һәм татарларның милли-мәдәни оешмаларында, “Кәрвансарай” исемле газетада үтәчәк очрашулар, Башкортстаннан алып барган китаплар күргәзмәсен күрсәтү һәм яңа китаплар сәүдәсен оештыру да әлеге сәфәр программасында каралган.

XS
SM
MD
LG