Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортларның Рус дәүләтенә кушылуы башкорт-татарга ни бирде?


Хәер, бу турыда “Азатлык” радиосының Башкортостандагы хәбәрчеләре ярыйсы гына мәгълүматлар биреп торалар. Бу юлы арткарак борылып карыйк әле.

1955-елда Октябрьский- Бәләбәй арасында таш юлны яңартып, асфальт түши башлаганнар иде. Әлбәттә, шатлыклы күренеш. Әмма җирле халыкны аптырашта да калдырды бу гамәл. Карамалы Гобәй авылына җитәр алдыннан борынгы Каторжан юлыннан борылып, Октябрьски-Бәләбәй юлына яңа юнәлеш бирделәр. Сәбәбен юлны кыскарту белән аңлаттылар. Әйе, юл 4 чакрымга кыскарак булып чыкты. Әмма бу 4 чакрымның күпмегә төшкәнен санамаганнармы, әллә акча мәсьәләсе бөтенләй искә дә алынмаганмы. Борынгы юл Өсән елгасы буйлап тип-тигез диярлек җирдә бара иде. Ә яңа юлны 5 – 6 урында биек-биек тау-ташларны кисеп уздырдылар. Моңа бихисап акча киткәндер, күрәсең. Соңнан проект авторы һәм төзелеш җитәкчесенең үз-үзен үтергәне турында да сүз таралды. Бәлки, уйлап чыгарылган гына риваятьтер: 8 татар авылын юлсыз калдырып, ике урыс авылын юллы итү өчен түгелгән бихисап гомум акчаны сарыф итүдә гаеплене табарга кирәк булгандыр. Имеш, бу - Мәскәү сәясәте түгел, гади инженерның зур хатасы гына.

Ә бу гамәлнең иң зур корткычлыгы- кышларын кар яуса яки бозлавык булса, юл хәрәкәтенең бөтенләй өзелүе һәм юлны тазарту өчен даими рәвештә бихисап акча түгү. Нигә кирәк булган соң кычытмаган җирне шулай кашулар?

Бүгенге югарылыктан карасаң, мәгънәсе бик гади икән: коточкыч урыслату чоры башлана бит: мәктәләрдә урысча укытуны кертү, колхозларны эреләтү шаукымы аркасында татар-башкорт авылларын бригатларга әйләндереп талау.

Ә борынгы юлга юнәлеш биргән Өсән елгасы буенда шыр татар-башкорт авыллары: Карамалы Гобәй, Кәлшәле, Мәтәүтамак, Әзәкәй, Тузлыкуш, Чаганлы, Кушъелга, Үрнәк, Исмәгыйль авыллары чәчәк атып яшиләр иде. Ә трассадан 3-4 чакрым ераклыкта урманнар арасында ике старовер авылы: Анновка һәм Илькино. Дөрес, алар инде гади урыска әйләнеп, бетәм-сүнәм хәленә төшкәннәр иде. Шуларны коткарырга кирәк булгандыр. Татар-башкорт авылларын хисабына.

Һәм бу максат тиешле рәвештә тормышка аша да бара. Әзәкәй, Үрнәк, Кушъелгалар бетерелделәр инде. Башкаларының да җегәрле егет-кызларын ясалма шартлар аркасында исән калган Анновка суырып алган.

Ничек яши соң бирегә күчеп урнашкан татар-башкорт. Чаганлы авылы егете Мирхәт Файрушин әйтүенчә, үз авыллары да чәчәк атып яши иде. Төрле фермаларда мал-туар күп иде. Ләкин авылны салым белән кысып бөлдерделәр. Ә Анновкада оҗмах шартлары тудырдылар. Күченеп килүчеләр өчен газ, су кертелгән өр яңа йортлар. Җыелды инде халык төрле яктан. Ну барыбер, хәрам ризык – хәрам инде. Хәзер Анновка да бөлгенлектә. Тышкы идарәче билгеләнгән. Бәләбәй кантурлары үзләре өчен кулланалар авыл җирен. Ә татар авылларын корыту өчен төзелгән юл башкаларга да зарар китерә: кар яудымы – бозлавык, аварияләр, үлем-китемнәр…

Чуаш кызы Елена Михайлова да бирегә килеп урнашканына бик тә үкенә. Ире эчкечелеккә сабышкан. Малае урыс булып үсә, чуашка хас эш сөючәнлек сыйфаты бөтенләй юк анда. Хәзер кире үз авылына кайту мөмкин түгел инде, шунда урыска әйләнергә генә кала… Менә шундый язмышлар…

Авылда бер башкорт кызы да очрады. “Нигә син башкорт түгел – урыс авылында яшисең?” дигән сорауга ул, горурланып: “Мин Башкортостанда яшим. Бу – минем Ватаным!”, дип кырт кисте. Югыйсә, гомере Казахстанда узган икән. Ире дә урыс кешесе. Үзе дә, ире дә башкортча белмиләр. Татарча яки башкортча сөйләшүне халыклар дуслыгына зарар китерү чарасы дип саный исемен дә әйтергә теләмәгән башкорт кызы .

Антоновкада, җирле халык санавынча, 7 – 8 гаилә генә шушы авылда туып үскәннәрнең токымы. Калганнары таралып яки үлеп беткәннәр. “Абориген” Геннадий Шашнин башка авыллар халкының да бирегә килеп урнашуы сәбәбен шәһәргә якынлык белән аңлатты. Ни генә булмасын, Антоновка авылының да киләчәге юк, чөнки бушка килгән – бушлай китә дә, диләр бирегә килеп урнашкан “инородецлар”…

Ә ике юл тоташкан урындагы Карамалы Гобәй авылы бүген дә чәчәк атып яши, дияргә була. Монда элек МТС булган, аның нигезендә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау цехы эшли. Кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Мәктәпләренә милли рух сакланган. Мәдәният йорты да халыкның милли йөзен саклап калуда зур тырышлыклар күрсәтә.

Һәм мондый яшәешкә галиҗанәп юлның да зур өлеше бар, диясе генә кала.

Айрат Ибраһим, Башкортостан - Сембер

XS
SM
MD
LG